• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108
Телефон: +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90
E-Mail: G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Балтасинская гимназия»
Руководитель: Миннемуллин Айгиз Рафилович
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: 602 обучающихся/ 602 укучы
У нас учат: 61 учителя/ 61 укытучы

Новости

Очрашу

Опубликовано: 16.05.2024

Балтач гимназиясендә районның мәктәп директорлары, мәктәп яны тәҗрибә участоклары җитәкчеләре авыл хуҗалыгы өлкәсендә атказанган хезмәткәр, күренекле шәхес, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, орлыкчылык-яшелчәчелек өлкәсендә алгарышлар белән ил-көнебезгә хезмәт итүче Харис Бәдретдин улы Камалиев белән очрашты. Харис әфәнденең Балтач районына тәүге мәртәбә генә килүе түгел, бу хакта әлеге очрашу-фикер алышу, тәҗрибә уртаклашуда катнашучы Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин да белдерде: «Авыл хуҗалыгының чын докторы ул замандашыбыз, дини мәсьәләләр буенча да нык белемле, менә безгә үз теләге белән бушлай белем бирергә, бакча эшләрен үзе күрсәтеп, аңлатып үтәргә килде. Хәзерге заманда болай бушлай өйрәтеп йөрүчеләр юк диярлек. Мәктәп җитәкчеләре, укытучылар белсә, алар балаларга өйрәтми калмаслар дигән фикердә үзе дә», ди җитәкчебез. Харис әфәнде очрашуны-тәҗрибә уртаклашуны бик күңелле итеп алып барды. Югары уңыш алу серләре белән дә бик теләп уртаклаша. Иң мөһиме - бакча җимешен үстерү урынын дөрес сайлау, дөрес тукландыру һәм эш коралларын дөрес куллана белү. Мондый форматтагы очрашуларны алга таба да «Авыл яши» проекты кысаларында дәвам итеп, балаларның үзләре белән дә уздырырга кирәктер. Нәкъ менә Харис Бәдретдиновичның үзе белән. Чөнки ул бик гади, үтемле итеп аңлата, шундук бакчада казынасы килү теләген уята.


Источник: Администрация

К списку новостей