МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 602 обучающихся/ 602 укучы |
У нас учат: | 61 учителя/ 61 укытучы |
Новости
Гимназиябез йолдызлары
Опубликовано: 17.04.2024Балтач гимназиясендә бик күп сәләтле балалар белем ала. Алар спорт, җыр, кул эше, бию һәм башка һөнәрләр белән шөгыльләнәләр. Безнең 5 нче «Б» сыйныфында да шундый укучылар бар. Бүгенге мәкалә «Гимназистлар» триосы турында булачак.
Трио составына Габидуллин Әмир, Галиев Әмир һәм Закирҗанов Ильяс керә. Аларның остазы - Римма Риф кызы. Егетләр беренче сыйныфтан ук җыр белән шөгыльләнә башлыйлар. Җыр дәресендә алар белән Римма Риф кызы кызыксына һәм төркем төзергә тәкъдим итә. Алар тәкъдимне кабул итәләр. Ильяс - бик кызыксынучан укучы. Ул һәм Галиев Әмир футбол уйнарга яраталар. Габидуллин Әмир рәсем һәм кул эше белән кызыксына. Әлбәттә, аларның юлында авырлыклар да була. «Дүртенче сыйныфта безнең трио әздән генә таркалмый калды», - дип әйтәләр малайлар. «Бу хәл безнең җырлыйсы килмәгәнгә барлыкка килде. Без җырлар кабатларга сирәк йөрдек, трио белән шөгыльләнмәдек диярлек».
Бүгенге көндә егетләр Яр Чаллы, Саба, Кукмара шәһәрләрендә уздырылган чараларда катнашып, зур җиңүләр яулыйлар. «Җырлар башкарыр өчен беркайчанда ялкауланмаска, тырышырга һәм бирешмәскә кирәк», - ди егетләр.
Язилә Гарифуллина,
Балтач гимназиясенең 5нче Б сыйныфы укучысы
Источник: Администрация
К списку новостей