МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 602 обучающихся/ 602 укучы |
У нас учат: | 61 учителя/ 61 укытучы |
Новости
Балтачыбызның батыр улы Рөстәм Эдуард улы Фәйзрахманов исеме мәңгеләштерелде
Опубликовано: 12.11.2023Балтач гимназиясендә Украинада махсус хәрби операциядә катнашып, хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз, Балтачыбызның батыр улы Рөстәм Эдуард улы Фәйзрахманов исеме мәңгеләштерелде. Мемориаль тактаны ачу тантанасында район башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев, хәрбинең әти-әнисе, туганнары, сыйныфташлары, дуслары катнашты.
Рөстәм Эдуард улы Фәйзрахманов 2002нче елның 22нче октябрендә туган. Балтач гимназиясен тәмамлаганнан соң, 2020нче елның ноябрендә Рөстәм Омск шәһәренә һава-десант гаскәрләренә армиягә чакырыла. Хәрби укуын тәмамлагач, хезмәтне дәвам итү өчен аны Псков хәрби частена күчерәләр. Вакытлы хезмәт срогы тәмамланганнан соң, Рөстәм 2021нче елның декабрендә армия сафларында разведчик-пулеметчы булып хезмәт итү өчен контракт төзи.
Махсус хәрби операция игълан ителгәнче үк, 2022нче елның 22нче февралендә, Рөстәм һәм аның хезмәттәшләре Украина территориясенә җибәрелә. Ул беренче көннәрдән үк алгы сызыкта сугыша, барлык хәрби нокталарда була, ике тапкыр яралану ала.
Батыр якташыбыз, илебезнең ватанпәрвәре булган Рөстәм Эдуард улы Фәйзрахмановны апрель аенда Балтач бистәсе зиратында җирләделәр. Районыбызның лачындай улына 21 яшь иде. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. Хәтер мәңгелек, районыбыз үз батыр улларын мәңге онытмас.
Источник: Администрация
К списку новостей