МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 602 обучающихся/ 602 укучы |
У нас учат: | 61 учителя/ 61 укытучы |
Новости
Удмурт кызы Лилиана татар теле олимпиадаларында җиңү яулый
Опубликовано: 05.06.2023Лилиана Бускина – удмурт милләте вәкиле, удмурт гаиләсендә туып-үскән кыз, әтисе Игорь дә, әнисе Ирина да, әби-бабалары да удмурт милләтеннән. Әтисе ягыннан нәсел тамырлары Иске Көшкәт – удмурт авылына барып тоташа. Әлеге гаилә өч телне дә камил белә, татарча да сынатмыйлар, удмуртча аралашалар, русча яхшы сөйләшәләр. Ә менә Лилиана инде менә ничә ел рәттән татар теле олимпиадаларында призлы урын яулый.
Без өйдә бөтенләй дә татарча сөйләшмибез, удмуртча үз телебездә аралашабыз , - ди Лилиана.- Ә менә минем янәшәмдә татарча сөйләшүчеләр күп булганлыктан, мин татарча бик иркен аралашам. Татар теленә карата уңай мөнәсәбәтем балалар бакчасыннан ук башланды, мин бистәнең өченче номерлы балалар бакчасына йөрдем. Аннан соң дусларым да татар минем.
Лилиананың әбисе Любовь Бускина да татарча бик матур сөйләшә, олимпиадаларда җиңәрлек дәрәҗәдә татар телен белү, бәлки, әбисеннән дә күчкәндер. Әле тагын Лилиана татарча бик матур итеп бии, җырлый. Балтач гимназиясендә - милли мәгариф үзәгендә белем ала.
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023
Источник: Администрация
К списку новостей