МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 602 обучающихся/ 602 укучы |
У нас учат: | 61 учителя/ 61 укытучы |
Новости
Балтач гимназиясе укучылары безнең заман герое белән очрашты
Опубликовано: 03.05.2023Гимназиядә Госман Хәсәншин белән бик үзенчәлекле очрашу үтте. Адәм баласының гомере туганнан алып төрле формаларга керә, ул үз гомерендә белем дә ала, үсә төшкәч гаилә кора, аңа кайгы кичерергә дә, шатланырга да туры килә. Әмма бар кеше дә бертөрле тормыш юлы үтми. Кемнәрдер бик якты йолдыз булып яна, кемнәрдер гел башкаларга ярдәм итеп аларга тормышта маяк булып яши. Ә кемнәрдер үз һөнәрләрен табып, шул хезмәттән ямь табып, аларны башкаларга да өйрәтә.
Норма авылында яшәүче Госман Хәсәншин нәкъ менә шундыйлардан. Ул 13 ел балаларга география фәненнән белем биргән. Аннан төзелеш эшләренә күчкән. Инде озак еллар сувенир сандыклар, оригами ысулы белән ваза, чәчәк, аккош, ракета, корабльләр ясый, шпагат бавынннан себерке, келәмнәр, кер баулары, мал арканнары үрә, фотоальбом, блокнот, паспорт тышлыклары ясый, открыткалардан диван, ваза, шкатулкалар тегә. Усак агачыннан омулет-тәкыяләр тезә, таба майларга канатлар бәйли.
Гимназиядә үткән очрашуда ул алар хакында бик озак итеп сөйләде. Очрашу Госман абыйның бертуган сеңлесе Сәрия апаның оныгы Иркә укыган сыйныфта үтте.
Госман абый бик бала җанлы кеше. Очрашуны да ул кызык итеп оештыра алды, эшләгән эшләре хакында да сөйләде, балаларга сораулар биреп аларны уйланырга да мәҗбүр итте. Укучылар гади генә материаллардан да күз явын алырлык сувенирлар ясап булганын күреп гаҗәпләнделәр.
Источник: Администрация
К списку новостей