• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108
Телефон: +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90
E-Mail: G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Балтасинская гимназия»
Руководитель: Миннемуллин Айгиз Рафилович
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: 603
У нас учат: 62

Новости

Бер җылы сүз җитә...

Опубликовано: 28.03.2023

Фәния Ракиповна (Балтач гимназиясенең технология фәне укытучысы) ярдәме белән Динәнең көнкүреше үзгәрде. Узган ел мөмкинлекләре чикле балаларның әниләре ватсапта үз төркемнәрен булдырып, балаларының мәнфәгатьләрен яклау буенча эш башлап җибәргәннәр иде. Шул 1 ел эчендә без — мөмкинлекләре чикле балаларның әниләре күбебез бердәмләшеп, дуслашып бетергә өлгердек. Ә балалар бер-берсе белән дуслаштылар. Шулай ук район социаль яклау бүлеге һәм «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан төрле конкурслар, мастер-класслар, бәйрәмнәр шушы 1 ел эчендә активлаштырылды һәм дә безнең балалар өчен бассейнда бушлай йөрү сәгатьләре бирелде! Безнең балаларны кайгыртып, үз көчләрен керткән һәр кешегә бу изгелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын!
     «Хыял»да Фәния Ракиповна социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән бисер буенча мастер-класс алып барганда Динәнең бисерлар белән кул эшләрен эшләргә яратканын күзәткән һәм психологлар аша Динәгә бу кул эшләрен дәвам итәргә кирәклеген һәм үзенең ярдәм итәргә теләвен белдерде. Шул көннән башлап кызыбыз Динә Фәния Ракиповна белән бисерлар белән төрле балдаклар, браслетлар, брелоклар ясарга өйрәнә башлады! Аның шикелле җылы сүзле, көйле, сабыр кешеләр әздер. Ул моның белән генә чикләнмәде, Динәгә иптәшләр табып бирергә булышты, ул балалар төрлесе төрле яшьтәгеләр. Әлеге балалар көн саен Динәгә иртән хәлләрең ничек, дип шалтыраталар, аның белән гел элемтәдә торалар. Динә дуслары белән сөйләшүгә үзгәреп, кәефләре күтәрелеп китә. 21нче март көнне Динәнең туган көнен уздырдык, барлык дуслары аны чәчәк бәйләмнәре белән килеп котладылыр. Бу барысыда Фәния Ракиповнаның тырышлыгы. Инде алдагы көннәребездә дә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга шундый матур очрашулар булып торсын, балаларыбызны куандырып торсыннар, дигән өметтә һәм теләктә калабыз. (Альбина Сибгатуллина, Балтач бистәсе)
«Хезмәт» - Балтач район газетасы

Фоторепортаж

Подробнее/Тулырак

#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023


Источник: Администрация

К списку новостей