МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 602 обучающихся/ 602 укучы |
У нас учат: | 61 учителя/ 61 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
«Балтач кызы, Балтач егете-2024» бәйгесе
05.04.2024
Балтач гимназиясендә «Балтач кызы-2024. Балтач егете-2024» бәйгесенең финал этабы уза.
-
Соревнования по плаванию «Юные Надежды»
05.04.2024
В г. Казань прошли соревнования «Юные Надежды». 2013 г.р. девочки и мальчики: Исрафилов Анвар, Гарипов Ильназ, Зарипова Наргиза, Габдрахманова Мадина. Наши девочки совмещенно с командой «Мудрый пловец» из Набережных Челнов на смешанной комбинированной эстафете 4х50 заняли I место. Поздравляем!
-
«Инженерлы республика»
05.04.2024
2018-2019нчы уку елында Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы ярдәмендә Балтач гимназиясе Казан шәһәренең инженер лицей-үзәге белән берлектә Татарстан республикасы мәгариф министры И. Г. Хадиуллин җитәкчелегендә «Инженерлы республика» дип исемләнгән республика проекты эшли башлады. Проект нигезендә заманча белем бирү комплексы моделе булдыру һәм уку-укыту процессын кимендә өч телдә - татар, рус, инглиз телләрендә алып баруга ирешү. Һәр яңа уку елында башлангыч сыйныфларда бер комплект класс булдырылып килә. 2023-2024нче уку елында гимназиядә 6 инженер сыйныфы эшләп килә. Барлыгы 80 укучы инженерлык юнәлешендә белем ала һәм өстәмә туган теле инглиз теле булган укытучылар белән чит тел үзләштерә. Проект ел дәвамында берөзлексез эшли. Атнаның 4 көнендә Казан шәһәреннән белгечләр кайтып укыталар. Сишәмбе көнне «Робототехника», «Информацион технологияләр нигезе» фәнен укыту өчен А. Н. Туполева исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты-КАИдан аспирант Кузин А. А. кайта, «Speak English» фәнен укыту өчен Мистер Тим, чәршәмбе көнне Scratch (программалау), ОИТ, «Основы электроники» фәнен укытырга инженер Шәрипова А. Н., пәнҗешәмбе көнне Альбина Наилевна «Unity» дәресләрен алып бара, җомга көнне «Әйләнә-тирә мохит» (инглиз телендә), «Science» фәннәрен Әгълиуллина Л. Т., «Speak English» дәресләрен Мисс Фей укыталар. Уку елы дәвамында укытучылар инженер лицее белән берлектә әти-әниләр өчен отчет җыелышлары уздыра. Ачык дәресләр күрсәтелә. Казан шәһәренә, тәҗрибә уртаклашыр өчен, инженер лицее ачык дәресләр күрсәтү йөзеннән кунакка чакыра. Гимназия коллективы һәм инженер лицее әлеге проект буенча зур нәтиҗәләргә иреште. Укучылар төрле олимпиада, конкурс, конференцияләрдә катнашып югары нәтиҗәләр күрсәтә. 5 еллык уку нәтиҗәсе буенча инженер сыйныфларының уку нәтиҗәсе 86-100% тәшкил итә. 2023-2024нче уку елы башында иганәчеләребез тарафыннан инженер сыйныфлары өчен 150 мең сум күләмендә 3D-принтерлар, электроника наборлары, 3D ручкалар һәм аларга кирәк-яраклар алынды. Әлеге җиһазлар ярдәмендә укучыларыбыз дәресләрдә заман таләп иткән белемнәрне туплап, киләчәктә җәмгыятькә файдалы шәхесләр булып үсүләренә шартлар тудырыла. Шулай ук, инженер сыйныф укучылары һәр ел саен инглиз телендә әзерләнгән спектакльләр белән катнашып, республикакүләм «School performances» (Скул перфоманс) театр коллективларының фестиваль-бәйгесендә 1нче урынны бирмиләр. 2024нче ел Татарстан Республикасында «Фәнни-технологик үсеш елы» дип игълан ителде. Бу исә, мәгариф өлкәсенә һәм үз чиратыбызда, безнең коллективка да яңа бурычлар йөкли. Яңа планнар, өметләр белән эшләргә максатлар куя. Әлеге проект бүгенге көндә һәр балага бик популяр булган инженер, тел белгече булу өчен һәр яктан зур мөмкинчелекләр тудыра. Киләчәктә дә әлеге проект үзенең зур нәтиҗәләрен күрсәтер дигән өметтә калабыз. («Хезмәт» газетасы)
-
«Первые в Профессии»
05.04.2024
В рамках Всероссийского проекта «Первые в Профессии» Первые Балтасинского района посетили Центральную библиотеку. В рамках встречи узнали о таких профессиях, как библиотекарь, методист, библиограф, реставратор книг, администратор библиотеки, специалист по информационным ресурсам; поиграли в интеллектуальный лабиринт, в игру на логику.
-
Финал районного конкурса «Балтач кызы, Балтач егете»/«Балтач кызы, Балтач егете» район бәйгесенең финалы
05.04.2024
Финал районного конкурса «Балтач кызы, Балтач егете». Поздравляем Молгачёва Артёма и Камалову Дину. Руководитель: Нуриева А.Р.
«Балтач кызы, Балтач егете» район бәйгесенең финалы. Молгачев Артем һәм Камалова Динәне котлыйбыз. Җитәкчесе: А.Р. Нуриева.
-
Антитеррористические учения
04.04.2024
4 и 6 апреля в гимназии прошли антитеррористические учения.
-
Йөзү буенча ярышлар
04.04.2024
4-6нчы апрель көннәрендә Алабуга шәһәрендә республика беренчелегенә йөзү ярышлары булып узды. Балтач гимназиясе укучысы Сибагатуллина Әдилә 200 метрда брасс йөзү буенча 2009-2010нчы елгы кызлар арасында I урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Тэг-регби
04.04.2024
В Балтасинском спортзале прошли соревнования муниципального этапа по Тэг-регби.
Среди учеников 2015-2016 г.р.:
II место - Балтасинская гимназия-1
III место - Балтасинская гимназия-2
Поздравляем! Молодцы!Балтач спортзалында Тэг-регби буенча муниципаль этап ярышлары узды.
2015-2016нчы елгы укучылар арасында:
II урын - Балтач гимназиясе-1
III урын - Балтач гимназиясе-2
Котлыйбыз! Афәрин! -
Семинар-уку
04.04.2024
Бүген район мәдәният үзәгендә коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Бәдретдин кызы катнашуында муниципаль бюджет оешмасы, авыл җирлеге җитәкчеләре, муниципаль хезмәткәрләр белән коррупциягә каршы көрәш законнарын үтәү тәртибе буенча семинар-уку узды. Семинар эшендә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге әйдәп баручы белгече Энҗе Шамил кызы Батерякова һәм күрше районнарның район башлыгы ярдәмчеләре катнашты. Гимназиянең коррупциягә каршы көрәш алып баручы волонтерлары да кырыйда калмады.
-
Мини-футбол
04.04.2024
«Интер» клубында мини-футбол уйнаучы Балтач малайлары Әгерҗе районыннан зур җиңү белән кайттылар. Гимназия, Балтач һәм Норма мәктәпләрендә укучы 2015нче елгы малайлар командасы мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогы җиңүчесе булды.