МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 651 652 653 654 655 656 ( 657 ) 658 659 660 >>
-
Сәламәтләндерү каникуллары ... 23.02.2012

19 -23 февраль көннәрендә Балтач гимназиясендә “сәламәтләндерү” яки “чаңгы каникуллары” үтте.
Ни өчен “сәламәтләндерү” - февраль ахыры кеше организмы өчен иң авыр чор – витаминнар җитми, физик, психологик ару, кыш һ.б. Шушы чорда, укуларны онытып, ял итү организм өчен бик кирәкле мәслихәт.
-
Балтач гимназиясе кубогына хоккей турниры 23.02.2012

23 февраль көнне Балтач гимназиясенең хоккей мәйданчыгында укучылар, укытучылар, әтиләр һәм гимназияне тәмамлаган егетләр командалары арасында хоккей турниры булды.
Турнир 2003 елдан бирле һәр елны уздырылып килә. Беренче турнирда 3 команда (укучылар, әтиләр, гимназияне тәмамлаучылар) катнашкан булса, быелгы 10 нчы турнирда 5 команда ярышты.
-
“Созвездие-Йолдызлык-2012” 22.02.2012

20-22 нче февраль көннәрендә район мәктәпләре арасында “Созвездие-Йолдызлык-2012” конкурсы булып узды. 22 нче февраль көнне район мәдәният йортында гимназиябезнең яшь талантлары үзләренең җырга, биюгә булган сәләтләрен күрсәттеләр. Жюри һәм тамашачылар укучыларның чыгышларына югары бәя бирделәр.
-
«Лыжня России-2012» 19.02.2012

На лыжной трассе пгт.Балтаси прошли районные лыжно-массовые соревнования «Лыжня Татарстана-2012», в рамках Всероссийских массовых лыжных соревнований «Лыжня России-2012», в котором приняли участие 2546 участников.
-
Генерал-майор Ф.Г.Булатов истәлегенә чаңгы буенча республика ярышы 17.02.2012

17 февраль көнне Казан шәһәрендә РОСТО (ДОСААФ) җәмгыяте генерал-майор Ф.Г.Булатов истәлегенә чаңгы буенча республика ярышы үткәрде. Бу ярышта Балтач районы данын гимназия укучылары Нигматҗанов Рәйхан (8а), Романов Родион (10б) һәм Григорьев Владислав (10б) якладылар. Чаңгыда узышу һәм мылтыктан ату эстафетасы тәртибендә уздырылган бу ярышта безнең егетләр чемпион булдылар!
-
Республика күләмендә үткәрелгән әдәбият олимпиадасы 14.02.2012

11-13 нче февральдә республика күләмендә үткәрелгән әдәбият олимпиадасында гимназиябезнең 9нчы б сыйныфы укучысы Мифтахова Лира һәм 10нчы сыйныф укучысы Әхмәдуллина Лилия призлы урынга лаек булдылар. Бу җиңүләре белән аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Гимназия кубогына хоккей 13.02.2012

Хөрмәтле гимназия һәм чыгарылыш укучылары, әтиләр һәм укытучылар! Сезне 2012 елның 23 февралендә Балтач гимназиясе кубогына үтәчәк традицион хоккей турнирына чакырабыз. Турнир иртәнге сәгать 9да башланачак. Күнегүләр өчен гимназия катогы көн саен 22 сәгатькә кадәр эшли. Хәбәрләшү өчен телефоннар 2-59-58, 2-47-90.
-
Физик тәрбия атналыгы
11.02.2012
6-11 февральгә кадәр гимназиядә физик тәрбия атналыгы булып узды. Бу атналык төрле спорт чараларына бик бай булды. 1-2 сыйныфлар өчен үткәрелгән “Күңелле стартлар” ярышында 2а сыйныфы - I, 2б сыйныфы - II, 1а сыйныфы - III урынга лаек булды. 3-5 сыйныфлар өчен оештырылган хоккей ярышында 5а – I, 4а – II, 3а – III урынны, ә 6-8 сыйныфлар арасында 8а – I, 7а – II, 6а - III урынны алды. Шулай ук футбол, баскетбол, шахмат ярышларында һәм рәсемнәр конкурсында укучылар үз көчләрен сынадылар.
-
Шаяннар һәм тапкырлар клубының финал ярышы 09.02.2012

февральөнне узган шаяннар һәм тапкырлар клубының финал ярышында гимназиянең “В КОНТАКТЕ” командасы 1 урынга лаек булды. Чын күңелебездән аларның бу лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!
-
КВН 09.02.2012

9 нчы февраль көнне узган шаяннар һәм тапкырлар клубының финал ярышында гимназиянең “В КОНТАКТЕ” командасы 1 урынга лаек булды. Чын күңелебездән аларның бу лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!














