МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 651 ( 652 ) 653 654 655 656 657 658 659 660 >>
-
Хезмәт һәм ял лагере
07.06.2012
7 июньнән Гимназиядә 8 – 10 сыйныф укучылары өчен хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Гимназия быел имтиханнар кабул итү пункты буларак эшләгәнлектән, лагерь эше кичке якта оештырыла.
Укучыларның бер группасы мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләсә, икенче төркем басуда кызыл чөгендер участогында хезмәт итә.
Уңышлы һәм нәтиҗәле эш сезгә, балалар!
-
Мәктәп яны участогы
02.06.2012
Балтач гимназиясенең мәктәп яны бакчасы 2 гектарга якын. Шуның 1 гектардан артык өлешенә төрле яшелчә культуралары чәчелде һәм утыртылды: башлы суган, кишер, кәбестә, бәрәңге, кыяр һ.б., һ.б.
Шушы яшелчәләрне тәрбияләп үстерү өчен 1нче июньнән җәйге эшләргә балалар килде. Алар монда график нигезендә эшлиләр. Балалар хезмәтенең нәтиҗәсе көз көне мул ризык булып гимназия ашханәсе өстәлләрендә күренсен иде. Исән-имин, армый-талмый эшләргә язсын аларга!
-
Каникуллар...!
01.06.2012
Ниһаять күптән көткән көн килеп җитте. Гимназиянең 356 укучысы өчен җәйге каникуллар башланды. Аларның ялын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен гимназиядә мәктәп яны сәламәтләндерү лагере, хезмәт һәм ял лагере, мәктәп яны тәҗрибә участогында төрле эшләр планлаштырыла.
-
Фән олимпиадаларында Татарстан һәм район күләмендә алдынгылыкны яулаган укучылар
31.05.2012
2011-12 уку елында Фән олимпиадаларында Татарстан һәм район күләмендә алдынгылыкны яулаган укучылар.
-
Республика – Россия күләмендә уңышларга ирешкән алдынгылар
29.05.2012
2011-12 уку елында класстан тыш эшләрдә актив булган һәм Республика – Россия күләмендә уңышларга ирешкән алдынгылар.
-
ЕГЭ-2012
28.05.2012
28 май көнне гимназиянең 11 нче сыйныфын тәмамлаучы 26 укучысы чыгарылыш имтиханнары бирә башлады. Аларның барысы да рус теле һәм математикадан, сайлау буенча җәмгыять белеме, биология, физика, Россия тарихы, рус эдэбияте һәм химия фәннәреннән имтихан бирәчәк.
-
ГИА -2012
28.05.2012
29 май көнне гимназиянең 9 нчы сыйныфын тәмамлаучы 37 укучысы яңа формада (ГИА) чыгарылыш имтиханнары бирә башлады. Аларның барысы да рус теле һәм математикадан, сайлау буенча җәмгыять белеме һәм химия фәннәреннән имтихан бирәчәк.
-
Спорт ярышларында Татарстан күләмендә алдынгылыкны яулаган спортчылар
28.05.2012
2011-12 уку елында Спорт ярышларында Татарстан күләмендә алдынгылыкны яулаган спортчылар.
-
Гимназия хезмәткәрләренең профессиональ осталыгы конкурсы
27.05.2012
18 май конне Гимназия хезмәткәрләренең профессиональ осталыгы
конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләү церемониясе булып узды.
Балтач гимназиясендә 2012 нчы елда уткэрелгэн “Гимназия хезмәткәрләренең профессиональ осталыгы” конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләү церемониясен гимназия директоры Васил Шакир
-
Иң алдынгы укытучылар
26.05.2012
2011 – 12 уку елында Татарстан һәм район күләмендә алдынгылыкны яулаган иң алдынгы укытучылар.














