МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся/ 592 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Халык уеннары 27.11.2024

Халык уеннары җанга кадерле, уйлау сәләтен, спорт тәҗрибәсен таләп итүче уеннар буларак билгеле. Төркемебездә «Халык уеннары» көне булып узды. Саф һавада татар халык уеннары «Мәче һәм тычкан», «Буяу сатыш», «Әбәк», «Аркан тартыш», рус халык уеннары «Пустое место», «Жмурки» уйнадык. Һәр уен үзенчә әхлак сыйфатларын тәрбияли, хәтерне үстерергә, роль башкарырга өйрәтә, өлгерлек һәм кыюлыкларын үстерә. Уртак шатлык балаларны шәхес буларак тәрбияли.
-
Муниципальный этап Всероссийской олимпиады школьников по физике/Физика фәне буенча мәктәп укучыларының Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабы 27.11.2024

Гиматдинова Камила, ученица 8 В класса, Гарипов Карим, ученик 9 Б класса, стали победителями муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по физике. Поздравляем победителей и их учителя Нигаматзянова А.А. с большой победой. Молодцы!
8нче В сыйныфы укучысы Гыйматдинова Камилә, 9нчы Б сыйныфы укучысы Гарипов Кәрим физика фәне буенча Бөтенрәсәй укучылар олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче булдылар. Җиңүчеләрне һәм аларның укытучысы А.А. Нигамәтҗановны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Афәрин!
-
Спорт уеннары 26.11.2024

Озайтылган көн төркемендә, табигать һәм экология көне уңаеннан, ачык һавада спорт уеннары оештырылды. Төркемгә йөруче барлык укучылар да бик зур теләк белән катнаштылар. Киләсе көнгә ныклы көч, укуга зур теләк белдергән балалар елмаюы бугенге көнебезне тулыландырды.
-
Праздничное мероприятие/Бәйрәм чарасы 26.11.2024

В Балтасинской Центральной детской библиотеке начался цикл мероприятий ко Дню матери. 26 ноября для мам и бабушек учащихся 4 А класса Балтасинской гимназии было организовано праздничное мероприятие «Иң җылы Кояш ул - ӘНИЛӘР!». В ходе вечера прозвучали прекрасные, с глубоким смыслом стихи о матерях, как выражение безграничной нежности и любви к ребенку, прозвучала колыбельная. Сотрудниками библиотеки была инсценирована воспитательная сказка. В играх и заданиях, предложенных библиотекарями, мамы проверяли находчивость. Ученики своим мамам подарили стихи, пели песни.
Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан чаралар циклы башланып китте. 26нчы ноябрь көнне «Иң җылы Кояш ул - ӘНИЛӘР!» - дип аталган бәйрәм чарасы Балтач гимназиясенең 4нче А сыйныфы укучыларының әниләре, дәү әниләре хөрмәтенә оештырылды. Кичә барышында туган телебезнең матурлыгын, халкыбызның моңын тоярга өйрәткән бишек җыры да, берсеннән-берсе үтемле шигырьләр дә яңгырады, тәрбияви әкият тә сәхнәләштереп күрсәтелде. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән уеннарда, биремнәрдә әниләр тапкырлыкларын сынадылар. Укучылар үзләре дә, газиз кешеләренә багышлап, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
-
Шахмат ярышлары 26.11.2024

22-24нче ноябрь көннәрендә Казанда Татарстан республикасы чемпионаты узды.
I урынны яуладылар:
- Абдрахманов Әмир
- Камалов Сәйдәш
Котлыйбыз! Афәрин! -
Муниципальный этап Всероссийской олимпиады школьников по английскому языку/Инглиз теле фәне буенча мәктәп укучыларының Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабы 26.11.2024

Гарапшина Альмира, ученица 6 И класса, Сабирзянова Наргиза, Трофимова Аэлита, Гарафиева Малика, ученицы 7 И класса, Герасимова Дина, ученица 8 А класса, Сафина Марьям, Шайхиева Ильвина, ученицы 8 Б класса, стали призерами муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по английскому языку. Поздравляем призеров и их учителей Юсупову М.Г., Анварову Л.Г., Хафизову Л.С. с большой победой. Молодцы!
6нчы И сыйныфы укучысы Гарапшина Альмира, 7нче И сыйныфы укучылары Сабирҗанова Нәргизә, Трофимова Аэлита, Гарафиева Мәликә, 8нче А сыйныфы укучысы Герасимова Динә, 8нче Б сыйныфы укучылары Сафина Мәрьям, Шәйхиева Ильвина инглиз теле фәне буенча Бөтенрәсәй укучылар олимпиадасының муниципаль этабында призер булдылар. Призерларны һәм аларның укытучылары М. Г. Йосыпова, Л.Г. Әнвәрова, Л.С.Хафизованы зур җиңүләре белән котлыйбыз. Афәрин!
-
Муниципальный этап Всероссийской олимпиады школьников по литературе/Рус әдәбияты буенча мәктәп укучыларының Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабы 26.11.2024

Гиматдинова Камила, ученица 8 В класса, стала призером муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по литературе. Поздравляем Камилю и её учителя Махмутову Г.И. с большой победой. Молодцы!
8нче В сыйныфы укучысы Гыйматдинова Камилә рус әдәбияты буенча Бөтенрәсәй укучылар олимпиадасының муниципаль этабында призер булды. Камиләне һәм аның укытучысын Г. И. Мәхмүтованы зур җиңүләре белән котлыйбыз. Афәрин!
-
«Разговоры о важном» 25.11.2024

В понедельник, 25 ноября, прошел очередной урок из цикла «Разговоры о важном». Тема нового урока - «С заботой к себе и окружающим». Его главной целью обозначено формирование у школьников ценностных установок, уважительного отношения к эмоциям и чувствам других людей. Среди других задач - расширение представлений о личных границах, взаимосвязи физического и эмоционального здоровья, а также развитие навыков саморегуляции поведения.
-
Рәсемнәр күргәзмәсе 25.11.2024

Якты, күңелгә якын гимназиябездә озайтылган көн төркеме атналыгы башланды. «Гаилә елы» на йомгак ясау буларак, укучыларыбызның рәсемнәреннән күргәзмә төзелде. Барлык рәсемнәрдә укучыларыбыз гаиләдәге җылылыкны, назлы караш, бәхетле балачак, сөюне чагылдырдылар.
-
Традиционная линейка/Традицион линейка 25.11.2024

Традиционная линейка. 5-11 классы.
Традицион линейка. 5-11нче сыйныфлар.














