Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 147 б |
Телефон: | +7(843)-682-41-11 |
E-Mail: | 1273000003@tatar.ru, mdou6@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" |
Руководитель: | Шамсутдинова Роза Николаевна |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 91 воспитанников/ 91бала |
У нас учат: | 12 воспитателей/12 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Чын Кыш бабай" 28.12.2015
Быел балалар бакчасына зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәренә кыш бабай булып әтиләр килде. Алар кыш бабай ролен шул кадәр оста итеп башкарды, хәттә балалар үзләренең әтиләре икәнлеген төшенми дә калды. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Маймыл елы белән!" 24.12.2015
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә яңа елны каршылыйбыз. “Маймыл елы барыбызга да уңышлар, шатлыклар, сәламәтлек алып килсен. Дөньялар тыныч булсын ! “- ди маймыл. Маймылның дуслары да шушы теләкләргә кушыла.
-
"Яңа елны каршылап". 24.12.2015
Зурлар төркеме балалары белән яңа елны каршыларга “Маймыл “ үзе килгән - “җылы яктан үзем белән сезгә җылы яңгыр, җылы көннәр алып килдем” – ди. Ул ничек кенә үзе яшәгән җылы табигатьле Африканы мактаса да , безнең балалар кышның матурлыгын, чана ,чаңгыларда тау битеннән рәхәтләнеп шуганнарын, кар йомрысы белән атышып уеннар уйнаганнарынын сөйләгәч, кыш турында матур җырлар җырлагач, маймыл аптырабырак куйды. Шак катып кызыгып торды да, берәр ел торачагын да искәртеп куйды.
-
"Яңа ел белән!" 23.12.2015
Зурлар төреме балалары бәйрәмгә "снеговиклар" булып киенеп килделәр. Алар килгән кунакларга үзләренең матур җырларын, шигырьләрен, биюләрен бүләк итеп, яңа ел белән котладылар.
-
"Чыршы бизибез" 22.12.2015
Зурлар төркеме тәрбиячесе Эльвира Садиковна “Зима – зимушка”- проектын тәмамлап “Чыршы бизибез” – темасын үзенчәлекле итеп уздырды. Балалар тәрбияченең алдан әзерләнгән сорауларына җавап бирә- бирә чыршы бизәделәр. Сораулар бик кызыксындыручан һәм логик – фикерләү сәләтен үстерү өстендә эшләү өчен, зурлар белән бала арасында диолог булдыру, бер –берең белән фикерләшү сәләтен үстерү өстендә эш алып баруны да максат итеп куйган.
Мәсьәлән:
- “Зәлия - син ничек уйлыйсың үз белдеклегең белән урманнан чыршы кисеп алып кайтырга ярыймы?”
- “ Әмир яңа елда син гаиләгезгә, дусларыңа, туганнарыңа нинди теләк ләр теләр идең?”
- “Зөлфия син зур үскәч кем булырга хыялланасың?” кебек бик күп төрле сорауларга балалар бер –берсе белән фикерләшеп җавап бирделәр.
-
"Юбилеең белән" 11.12.2015
Бүген коллективыбызның хөрмәтле хезмәткәре Фирдәүс Курбангалиевнага 55 яшь тулды. Һәр вакытта шат күңелле, мөләем, ярдәмчел хезмәттәшебезне юбилее белән котлап, сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете, алдагы тормышының уңышлы һәм бәрәкәтле булуын телибез.
-
"Совместная деятельность по ПДД" 09.12.2015
9 декабря прошла совместная деятельность сотрудниками ГИБДД по теме «Инновационные технологии в обучении детей ПДД в соответствии с ФГОС».
На занятиях по ПДД использованы новые приёмы и информационно- коммуникационные технологии, так же новейшая современная мини технология « LEGO- мультфильм». Воспитатель Рамзия Раяновна, ознакомила сотрудников с технологией создания мультфильма с LEGO – конструктором.
-
"Хрустальное сердце мира" 07.12.2015
Наша Диляра Муллагалиева участвовала в Международном фестиваль- конкурсе детского и юношеского творчества "Хрустальное сердце мира" и стала лауреатом I степени в номинации "Художественное чтение".
-
"Семинар- практикум" 03.12.2015
Еллык планга нигезләзп мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Марданова Әлфия Рашитовна элементар математик күзаллау эшчәнлеге буенча бакчабыз тәрбиячеләре өчен "Йомры күмәчнең сәяхәте" дигән тема астында семинар-практикум уздырды.Әлфия Рашитовна үзенең зшчәнлегендә балаларның логик-фикерләү сәләтен үстерү өстендә бик күп төрле инновацион алымнар кулланды: ИКТ, дидактик уен "Танграм", мәсьәләләр чишкән вакытта , мәсьәләгә дөрес сорау куя белү күнекмәләрен ныгыттылар. Параллелограммга нигезләнеп киселгән геометрик фигуралардан "Йомры күмәчкә" очраган урман җәнлекләрен тасвирлап күрсәттеләр. Тәрбиячеләр бу эшчәнлектән үзләренә бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар.
-
"Диләрәбез җиңүче" 03.12.2015
Татарстан Республикасы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Римма Ибрагимова исемендэге "Талантларны барлар чак" районара ачык конкурс фестивалендә "Нәфис сүз" номинациясендә Диләрәбез II нче дәрәҗә Дипломга лаек булды. Афәрин, Диләрә!!