Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | Ds.N3baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 88 воспитанников/88 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Тукай айлыгы бара 19.04.2013

Апрель аенда бакчабызда Габдулла Тукай айлыгы игълан ителгән иде. Бу айлык кысаларында төркемнәрдә Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәләре, шулай ук Г.Тукай иҗаты буенча күргәзмәләр оештырылды. Әти-әниләр күргәзмәләр оештыруда бик теләп катнаштылар. Тукай айлыгында оештырылачак башка чараларда да шулай актив булуларын теләп калабыз.
-
Балаларыбыз - "Хрустальное сердце мира" халыкара фестиваль-конкурсы дипломантлары! 17.04.2013

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Кадыров Мөхәммәт белән Кадырова Раилә "Хрустальное сердце мира" халыкара фестиваль-конкурсында вокал буенча катнашып, I дәрәҗәдәге диплом алып кайттылар. Киләчәктә аларга тагын да зуррак уңышлар юлдаш булсын!
-
Курчак театры килде 16.04.2013

Әлмәт курчак театры артистлары уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына "Лесная сказка" дигән спектакль күрсәттеләр. Спектакль балаларга бик ошады.
-
Уртанчылар төркемендә әти-әниләр җыелышы 12.04.2013

Уртанчылар төркемендә әти-әниләр җыелышы узды. Җыелышта катнашкан район социаль яклау бүлеге психологлары әти-әниләргә тест уздырдылар, шулай ук балалар белән уздырган тест нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
-
Ясле төркемендә әти-әниләр җыелышы 11.04.2013

Ясле төркемендә чираттагы әти-әниләр җыелышы булып узды. Әти-әниләр нәниләренең ел буена нинди һөнәрләр үзләштерүе белән таныштылар. Шәфкать туташы Шәрәфетдинова Гөлсәмирә Хәсәновна балаларның туклануы, төркемнәрдә үткәрелә торган чыныктыру чаралары турында сөйләде.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр җыелышы 10.04.2013

Мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр җыелышы узды. Җыелышта район социаль яклау бүлегеннән психологлар катнаштылар. Алар әти-әниләргә мәктәпкә баручы балаларның психологик әзерлеге турында сөйләделәр.
-
Рус теленнән ачык шөгыль 10.04.2013

Рус теле тәрбиячесе Гибадуллина Зилә Николаевна мәктәпкә әзерлек төркемендә "Урман җәнлекләре" темасына ачык шөгыль уздырды.
-
Балалар әкият куялар 10.04.2013

Тәрбияче Закирова Сәрия Тимербаевна җитәкчелегендә уртанчылар төркеме балалары "Шалкан" рус халык әкиятен сәхнәләштерделәр. Кечкенә булуларына карамастан, балалар рольләрне бик оста башкардылар.
-
Кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы 09.04.2013

Кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышта тәрбиячеләр Нигаматуллина Г.Ф. һәм Музепова Г.А. әти-әниләргә ачык шөгыльләр күрсәттеләр.
-
Педагогик киңәшмә 04.04.2013

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны аралашу һәм телләргә өйрәтүдә яңа алымнарны гамәлгә ашыру" дигән темага чираттагы педагогик киңәшмә булып узды. Тәрбиячеләр шушы тема буенча чыгышлар ясадылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Төрле конкурсларда катнашкан тәрбиячеләргә сертификатлар, грамоталар тапшырылды.










