Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | Ds.N3baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 88 воспитанников/88 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 13.11.2013

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеменең әти-әниләр җыелышы булды. Бу җыелышка район хастаханәсенең балалар табибәсе Галиуллина Ф.И. килде. Ул ОРВИ һәм грипптан каршы профилактика чаралары турында сөйләде һәм гриппка каршы прививканың әхәмиятен искәртте. Шулай ук җыелышка Балтач урта мәктәбенең һәм гимназиянең башлангыч белем бирү буенча урынбасарлары - Давлетшина М.М., Юнусова Р.И. укытучылары белән чакырылган иде. Алар 1нче класска килүче балаларны шимбә мәктәбенә чакырдылар.
-
Күңелле уеннар 11.11.2013

Музыка эшчәнлегендә укыту методик комплектының маскалары белән балалар яратып уйныйлар.
-
Кул чукларының вак моторикасын үстерәбез 08.11.2013

1нче кечкенәләр төркемендә балаларың кул чукларының вак моторикасын уен аша үстерәбез. Бу, үз чиратында, баланың һәр яктан камил шәхес булып формалашуы өчен бер баскыч булып тора.
-
Ачык дәрес 31.10.2013

Бүген аттестация комиссиясе тарафыннан уртанчылар төркеменең тәрбиячесе Нигаматуллина Голнара Фирдановнаның педагогик эшчәнлеге күзәтелде. Эксперт комиссиясе җитәкчеләре тәрбияченең эшен уңай яктан бәяләделәр.
-
Семинар 30.10.2013

Бүген Шубан урта мәктәбендә ФГОС кыслаларында балалар бакчалары hәм мәктәпләр арасында дәвамчанлылык темасына семинар узды. Биредә технология hәм математика дәресләре күрсәтелде. Шулай ук, семинарда ИМЦ методисты Нутфуллина Г.Ф. hәм Балтач урта мәктәбенең башлангыч белем бирү буенча директор урынбасары Давлетшина М.М. чыгыш ясадылар. "Карлыгач" балалар бакчасыннан Аглиуллина А.Р. семинарда катнашты. Ул семинарда алган тәҗрибәсе белән башка тәрбиячеләрне таныштырды.
-
Балалар бакчаларында яңа технологик алымнар куллану 24.10.2013

Бүген "Карлыгач" балалар бакчасында зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәгә Мамадыш hәм Балтач районының балалар бакчалары мөдирләре җыйналды. Бу киңәшмәдә балалар бакчасында кулланылучы яңа технологик алымнар турында тәҗрибә уртаклаштылар. Биредә Балтач балалар бакчаларының тәрбиячеләре чыгыш ясадылар. Киңәшмә бик эшлекле hәм җанлы узды.
-
Котлыйбыз! 22.10.2013

Безнең балалар бакчасы "Үсемлекләр дөньясы" исеме астында узган Бөтенроссия балалар рәсем конкурсында катнашты. Тәрбияче Закирова С.Т. үзенең төркем балалары ясаган рәсемнәре белән Идель буе Федеральокругы hәм Татарстан Республикасы буенча 1 урын, шулай ук, тәрбияче Аглиуллина А.Р. Балтач районы буенча 1 урын алдылар. Котлыйбыз сезне!!! Киләчәктә дә зур уңышлар сезгә!
-
Әкият илендә 21.10.2013

Бүген бакчабызга Түбэн Кама шәhәреннән курчак театры килде. Театр геройлары Буратино белән Карабас Барабас балаларны әдәплелек иленә алып бардылар. Бу өлкәдә балалар үзләренең белемнәрен күрсәтеп үттеләр.
-
Алтын көз... 18.10.2013

Җирдә сары яфрак – Көз килүнең билгесе. Сары яфрак - көз чибәрнең Төшеп калган көзгесе. Алтын – Сары яфраклар җиргә түшәлгән… Алтын-сары яфракларга нурлар өстәлгән...
-
Корбан бәйрәме 14.10.2013

Бүген балалар бакчасына мәчеттән Фазылҗанова Фирая Яхиевна кунакка килде. Ул балаларны корбан бәйрәме белән котлап, гает күчтәнәчләре таратты.










