Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | Ds.N3baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 88 воспитанников/88 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Очрашу кичәсе 04.12.2014

4 декабрь көнне бакчабызда инвалидлар декадасы уңаеннан шагыйрә Чулпан Габделганиева белән очрашу үткәрелде. Әнисе, иптәш кызы Алсу белән бергәләп килгән Чулпанны балалар зур кызыксыну белән каршы алдылар. Бәйрәмне бакча мөдире Гөлфәмә Фаил кызы Хакимуллина ачып җибәрде.Тәрбияче Гүзәлия Наилевна, музыка җитәкчесе Елизавета Макаровналар очрашуны күңелле итеп оештырдылар. Чулпан балаларга үзенең төрле конкурсларда катнашырга яратуы турында сөйләде һәм үзенең шигырьләрен тәкъдим итте. Ике арада күзгә күренмәс ихтирам һәм хөрмәт җепләре сузылды. Балаларның матур чыгышларыннан соң, әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте.
-
За участие в конкурсе 03.12.2014

За участие во Всероссийском творческом конкурсе "Моя любимая игрушка" дети подготовительной к школе группы под руководством воспитателей Закировой С.Т и Федоровой С.А. были награждены сертификатом и дипломом. Поздравляем!
-
Чираттагы җыелыш 03.12.2014

Шәфкать туташы Шарафутдинова Г.Х. тәрбияче ярдәмчеләре һәм техник персонал өчен гриппка каршы профилактик чаралар, чисталык, санпин нормалары үтәү буенча консультация үткәрде.
-
"Изгелек кыл" 03.12.2014

Инвалидлар декадасы уңаеннан бакчабызда "Изгелек кыл" дигән темага әңгәмә үтте һәм килүче кунакларыбызга кул эшләре әзерләнде.
-
"Менэ мин нинди" 02.12.2014

Бүген 2нче кечкенәләр төркемендә тәрбиячебез Аглиуллина А.Р. "Менә мин нинди" дип исемләнгән ачык эшчәнлек үткәрде.Балалар тән төзелеше һәм аның өлешләре турында белемнәрен ныгыттылар. Эшчәнлектә бик актив булдылар.
-
"Мин һәм минем сәламәтлегем 02.12.2014

Бакчабызда уртанчылар төркемендә "Мин һәм минем сәламәтлегем" дигән темага танып-белү буенча ачык эшчәнлек үткәрелде. I категорияле тәрбиячебез Шәрәфиева Г.Н. балаларга сәламәт булу өчен нинди шартлар үтәлергә тиешлеген төрле яңа алымнар ярдәмендә аңлатты. Эшчәнлек бик файдалы һәм мавыктыргыч үтте.
-
Педагогик киңәшмә 02.12.2014

Бакчабызда "Балалар куркынычсызлык кагыйдәләре үтәү, үз сәламәтлекләрен саклау һәм ныгытуга омтылыш тәрбияләү" дип исемләнгән темага педагогик киңәшмә үтте.
-
Әниләрне котлап... 27.11.2014

Бүген бакчабызда уртанчылар төркемендә әниләргә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Балалар әниләрен котлап, матур җырлар башкардылар, шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм кичәсе конкурс белән тәмамланды.
-
Бәйрәм кичәсе 27.11.2014

Мәктәпкә әзерлек төркемендә кадерле әниләргә багышлап "Каз өмәсе" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмдә балалар төрле җырлар башкарды. Хәрәкәтле уеннарда катнашты. Бәйрәмебез әниләр пешергән кайнар бәлеш белән чәй өстәле артында дәвам итте.
-
"Минем йортым" 26.11.2014

2нче кечкенәләр төркемебездә "Мин кайда яшим" проектын тәмамлап, әти-әниләр белән берлектә "Минем йортым" дигән темага рәсемнәр ясадык.
Без инде хәзер зурлар, карандаш тота куллар. Без буяулар алабыз, матур өйләр ясыйбыз!










