Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Зурлар төркемендә 8 Март бәйрәме.... 07.03.2014

Кояш көлә, мин елмаям,
8 март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакъ булсын.
Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын
Әти дә көлеп торсын! -
Мәктәпкә әзерлек төркемендә 8 Март бәйрәме. 07.03.2014

8 март
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.Ничек табарга
кайда чәчәк бар?
Кая карама-
Каплаган ак кар.Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
«Гомергә»,-ди ул,-
калыр йөрәктә! -
Бәйрәм белән! 07.03.2014

Җир йөзендәге барлык кешене
Зур бәйрәм 8-Март белән
-
8 Март бәйрәме белән! 07.03.2014

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзен бизәген халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен. -
8 Март бәйрәме 06.03.2014

6 март көнне уртанчылар төркемендә язның беренче бәйрәме 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәм җырлар, биюләр һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды.
-
"Созвездие-Йолдызлык-2014" 28.02.2014

Бүген Балтач мәдәният йортында бакчабыз балалары район күләмендә үткәрелгән "Созвездие-Йолдызлык-2014" яшьләрнең эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турында катнаштылар.
-
Күргәзмә 24.02.2014

2 нче кечкенәләр төркемендә "Ватанны саклаучылар" проекты кысаларында "Әти, бабай солдатта булган " фотокүргәзмәсе оештырылды.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2014

Ватанны саклаучылар көне - кыюлык, намус hәм батырлык көне белән котлыйбыз сезне.
Бу көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга һəм халыкка хезмəт итү - үз илен ихлас сөюче гражданнарның һəрвакыт төп максаты булды һəм шулай булып калачак та.
Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге буыны һəм армия сафларын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең куркынычсызлыгы, туганнары һəм якыннарының тормышы өчен җаваплылык хисен югалтмасыннар иде.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар телибез.
-
Бәйрәм белән! 21.02.2014

Әти дә солдат булган,
Бабай да солдат булган.
Мин үзем дә солдат булам
Үсим әле әз генә.
-
Бүген бездә бәйрәм! 21.02.2014

21 февраль көнне бакчада Ватанны саклаучылар көненә күңел ачу иртәсе уздырылды. Иртәбезнең беренче өлеше җырлар, шигырьләр белән үтте. Икенче өлешендә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменең балалары төрле ярыш уеннары аша узара көч сынаштылар.








