Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутаевская начальная школа- детский сад имени Героя Советского Союза В.Г.Булатова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое В.Г.Булатов исемендәге Чутай башлангыч мәктәп - балалар бакчасы»
Визитная карточка
| Адрес: | 422248, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, село Чутай, улица В.Булатова, дом 153/ Татарстан Республикасы, Балтач муниципаль районы, Чутай авылы, В.Булатов урамы, 153 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-683-83-15 |
| E-Mail: | Schut.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Чутаевская начальная школа- детский сад имени В.Г.Булатова » |
| Руководитель: | Хайруллина Рамзия Миннегалиевна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 9 обучающихся и 8 воспитанников/ 9 укучы һәм 8 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 3 педагога и 1 воспитатель/ 3 укытучы һәм 1 тәрбияче |
-
“Россия бөркетләре” сафына кабул итү тантанасы 18.11.2026

Бүген 1 сыйныф укучысы Хафизова Нәзирәне “Россия бөркетләре” сафына кабул итү тантанасы узды. Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару белән башланды. Укучылар “бөркет”ләр турында риваять тыңладылар, аларның кануннары белән таныштылар,“Россия бөркетләре гимны”н башкарып Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга вәгъдә бирделәр. Мәктәп директоры Хайруллина Р.М. Нәзирәне “Россия бөркетләре” сафына кушылуы белән котлады.
-
4 нче ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне. 03.11.2026

4 нче ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне. Әлеге уңайдан, балалар бакчасында чара уздырылды. Китапханәче Нургалиева Фидания балаларга безнең жирлектә яшәүче төрле милләт халыкларының дус, тату булып, аралашып яшәүләре, аларнын гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, киемнәре турында сөйләде. Ахырдан балалар открытка ясадылар.
-
Уңыш бәйрәме 28.10.2026

Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Безнең дә мәктәп- бакчабызда уңыш бәйрәме үтте. Ул КВН формасында иде. Балалар “Яшел кыярлар” һәм “Алтын кабаклар” командаларына бүленеп көч сынаштылар.








