Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чапшарская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы» (реорганизация)
Визитная карточка
| Адрес: | 422254, Российская Федерация, Республика Татарстан, Балтасинсий район, с.Чапшар, ул. Х.Туфан, д. 20/2, 422254, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Балтач районы, Чапшар авылы, Х.Туфан урамы, 20/2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-682-97-05 |
| E-Mail: | Khabibullina.ilnaz@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чапшарская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Хабибуллина Ильназ Салимовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 5 обучающихся, 6 воспитанников/ 5 укучы укый, 6 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 3 педагога и 1 воспитателя / 3 укытучы һәм 1 тәрбияче |
Дата создания образовательной организации
Татарстан Республикасы Балтач районы Чапшар авылында беренче баскыч мәктәп 1919 нчы елда ачыла. Мәктәп тулы башлангыч мәктәп булмый. Чөнки укытучылар җитми, класс бүлмәләре һәм уку әсбатлары да канәгатьләнерлек булмый. Мәктәп керосин лампалары белән яктыртыла. Бөтен мәктәп бинасына 2 мич була: берсе тимер кухня миче, икенчесе аның янында чәй кайнату һәм кайнар ризык әзерләү өчен 2 казан мич булган.
Чапшар мәктәбен оештыручы мөдир һәм беренче укытучы Зарипов Касыйм Зариф улы булган. Касыйм укымышлы,төпле фикерле ,тирән белемле булуы белән беррәттән бик диндар кеше дә булган.
Мәктәпләр оешкач, балалар башта мәдрәсә бинасында укыганнар, аннан соң бай Сәләх өендә укырга-язарга өйрәнгәннәр. Ул елларда уку өчен шартлар да бик начар булган. Зурлар белән кечкенәләр бер бүлмәдә укыганнар.
Чапшар авылы мәктәбенең мөдире 1932 нче елда Садыков Гариф булган. Мәктәптә 2 укытучы: Садыков Гариф һәм Хәсәнов Габделхәй эшләгән.
1933-39 нчы елларда Чапшар башлангыч мәктәбе мөдире һәм укытучысы итеп яңадан Зарипов Касыйм кайтарыла.
1939-40 нчы уку елында мәктәпкә укытырга Сәләхетдинова Гатифәне җибәрәләр. 1953 нче елга кадәр Чапшар мәктәбендә башлангыч классларны ул укыта.
1942 нче елның 15 нче сентябренә Чапшар башлангыч мәктәбенә 100 укучы кабул ителә. Бөек Ватан сугышының авыр чоры булса да, 1944 нче елда Чапшар башлангыч мәктәбе җидееллык мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәптә 8 класс оештырыла. Класс бүлмәләре җитмәгәч, мәчет бинасының подвалына класс бүлмәләре оештырганнар. Парталар җитмәгәнлектән авылдан өстәл һәм эскәмияләр җыйганнар.
1945-1950 нче елларда Чапшар җидееллык мәктәбе директоры һәм укытучысы итеп Хабибуллин Гайфи Мифтахетдин улы билгеләнә.
Чапшар җидееллык мәктәбендә Курмала, Көек, Көекбаш, Кили, Пүскән,Чапшар авылы укучылары укыган.
1950 елдан Чапшар җидееллык мәктәбе тирән белемле кадрлар белән тулылана. Фәттахова Мөнирә, Солдатенкова Елизавета Федоровна, Сәгъдиева Хәдичә, Зарипова Дания Зариф кызы, Ситдиков Тарих Салихович, Борханов Сәлим Бариевич, Борханова Тәгъзимә Бариевна, Әсхадуллин Әмрулла Әсхадуллович, Фатыйхова Мансура, Абдуллин Лотфулла Лотфуллович, Асадуллин Мулланур Халилович, Асадуллина Халидә Игътисамовна, Шәмсетдинова Галия, Галиева Гөлчәчәк, Галиев Рәкыйп Накипович, Фәйзрахманова Нәзирәләр балаларга төпле белем биргәннәр.
Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә мәктәп техничкаларының да роле зур булган. 1944 нче елдан Галимуллина Бәнат, Ризванова Нәсимә, Сабирова Сөндезләр эшлиләр. 1961-80 нче елларда Гимадиева Вафия, Камалова Хәдичәләр эшләгәннәр.
1961 -62 нче уку елында Чапшар җидееллык мәктәбе сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1977 нче елның 1 нче сентяберендә исә Чапшар сигезьеллык мәктәбе Норма сигезьеллык мәктәбенә күчерелә. Чапшарда башлангыч мәктәп кенә калдырыла.
Мәктәптә укучылар саны артканда, өстәмә техничкалар алынган. 1970 нче елларда Хаҗиева Разия 5 ел, Зиннатуллина Асия апалар 3 ел техничка булып эшләгән.
1977 елдан мәктәп мөдире итеп Шәмсетдинова-Муртазина Галия билгеләнә. Мәктәптә Чапшар авылы балалары гына йөри. Галия апа 1-2-3 сыйныф укучыларын берьюлы укыта. Авыр булса да, балаларга ныклы белем бирүгә бар көчен куя.
1985 нче елда мәктәпкә мөдир итеп Асадуллин Мулланур Халилович һәм Асадуллина Халидә Игътисамовна кайтарыла.
1991 нче елда Тимирязов исемендәге колхоз (председателе Исрафилов Сәйдәш Мәгъсүмович) яңа бина төзеп биргәч, Чапшар башлангыч мәктәбе Чапшар мәктәп-бакча комплексы итеп үзгәртелә, чөнки бу бинага ясле, бакча балалары һәм башлангыч класс укучылары йөри. Мөдир итеп Низамова Гүзәл Гимрановна билгеләнә.
1992-1993 нче елларда мәктәпкә тагын ике укытучы –Хасанова Раушания Фәргатовна һәм Асадуллина Гөлфинә Габделфәртовна җибәрелә.
1989 нчы елдан техничка булып берөзлексез Хәкимова Кадрия Гәрәевна эшли.
1995 нчы елның 16 мартыннан Чапшар мәктәп-бакча мөдире итеп Марданова Гөлфия Билаловна билгеләнә.
1999 -2009 нчы елларда директор вазыйфаларын Асадуллин Мулланур Халилович башкара.
2009 – 2012 нче елларда директор вазыйфасын Асадуллина Гөлфинә Габделфәртовна башкара.
2012 нче елның 1 сентябреннән директор булып Камалова Эльмира Валериевна эшли. Мәктәп-бакча 2016нчы елның сентябрь аенда ябыла.
Ә инде 2017 нче елның ноябрь аенда өр-яна бина төзелеп үзенең ишекләрен ача.











