МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 351 352 353 354 355 356 357 358 ( 359 ) 360 >>
-
Ватык телефон уены, яки Халык белән хакимият арасында диалог ник һаман да зәгыйфь? 08.11.2011

Вакыт тиз уза. Дәүләт Думасына сайлау көне дә инде билгеле. Ул көн якынайган саен, хакимиятнең эреле-ваклы структуралары, бюрократик аппарат гадәттә активлашып китә, кыбырсый башлый.
Мәгълүмат чараларындагы шау-шу, чыгышлар, очрашулар, сирәгрәк булса да, кандидатлар арасында телевизион дебатлар – болар барысы да алда әле.
-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!
07.11.2011
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән! (Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов мөрәҗәгате)
Кадерле ватандашлар!
Татарстанның Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән, шәхсән үз исемемнән сезне республикабыз Конституциясе көне белән котлыйм.
-
Корбан Гаете мөбарәк булсын! 06.11.2011

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм! Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!
-
Корбан гаете котлы булсын! 05.11.2011

Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләребезне дә иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм.
-
Икмәк булса, җыр да була. 05.11.2011

9 нчы сыйныф укучыларының концерты әнә шул исем астында узды. 9 ларга афәрин диясе генә кала, бик матур концерт әзерләгәннәр. Коллектив белән башкарылган яңа мари, татар биюләре аеруча уңышлы чыкты. Бу класста җырчылар да күп икән, нәфис сүз осталары да җитәрлек.
-
Мәктәптә уңыш бәйрәме
04.11.2011
3 нче ноябрь көнне мәктәптә уңыш бәйрәме узды. Укучылар өчен мул табын оештырылды. Җәй иген кырларында, ындыр табагында, бәрәңге чүбендә, көзен бәрәңге алуда тырышып эшләгәннәре өчен күмәк хуҗалык балаларны сыйлады. Бәйрәмнән көр күңел белән таралышты укучылар! Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт!
-
Ур – ра каникуллар!
04.11.2011
I чирек тәмам, аны уңышлы төгәлләп укучылар 4 нче ноябрьдән 10 нчы ноябрьгә кадәр каникулга таралыштылар. Каникулда төрле түгәрәкләр, спорт ярышлары, башлангыч сыйныфларда бию иртәсе, югары сыйныфлар өчен дискотекалар булачак. Әлбәттә, 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен консультацияләр, район олимпиадаларына әзерлекләр дә каникул вакытында дәвам итәчәк.
-
"Татарстанда милли мәгариф артка тәгәри" - дип белдерәләр министрлыктан. 03.11.2011
"Татарстанда милли мәгариф артка тәгәри" - дип белдерәләр министрлыктан. Милли мәктәпләр саны 46%тан 44%ка калган31 октябрьдә Казанда этникара мөнәсәбәтләрне җайлау эшче төркеменең чираттагы утырышы үтте. Җыелыштагы чыгышлардан Татарстандагы милли мәгарифнең зур проблемаларга ия булуы аңлашылды.
Министрлар кабинетында узган җыелышның беренче өлеше республикадагы милли мәгариф өлкәсендәге перспективалар һәм проблемнар турында сөйләшүгә багышланды. Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин чыгышыннан аңлашылганча, республикада татар телендә укыту 2 процентка кимегән.
-
18 яшьлек язым 03.11.2011

1 ноябрь көнне мәктәптә күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе якташыбыз Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин белән очрашу кичәсе булды. Шагыйрь үзенең 70 яшьлек юбилеен каршылый. Укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар, үткән юлына әйләнеп, тарихи көннәрне барладылар
-
Всероссийская интернет-перепись учителей 02.11.2011

Уважаемый учитель!
Предлагаем Вам принять участие во Всероссийской интернет-переписи учителей, которая проводится в форме онлайн опроса школьных учителей на всей территории Российской Федерации.










