МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
7 нче класста комплекслы эш 29.11.2017
28 нче ноябрь көнне 7 класс укучылары комплекслы эш эшләделәр. Биредә җәмәгать күзәтүчесе буларак, 6 нчы сыйныф укучысы Галиуллина Айгөлнең әнисе Ләйсән катнашты.
-
КИУ вәкилләре белән очрашу
29.11.2017
28 нче ноябрь көнне Казан инновация университеты вәкилләре 9 -11 нче класс укучылары белән очраштылар. Алар КИУ ның факультетлары, керү имтиханнары белән таныштырдылар.
-
Котлыйбыз! 28.11.2017
3 нче сыйныф укучысы Загидуллина Галия Балтач районының "Факел" яшүсмерләр клубы призына үткәрелгән шашка ярышында, 2007-2008 нче елгы кызлар арасында, беренче урынны яулады. Галиягә алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
Котлыйбыз! 28.11.2017
8 нче сыйныф укучысы Гафурова Әминә "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесендә катнашып кайтты. Әминә шушы бәйгенең "Поэзия" номинациясендә актив катнашучы буларак кызыксындыру бүләгенә ия булды. Аның тагын да зуррак үрләр яулавын теләп калабыз.
-
Әнкәйләрнең белик кадерен! 27.11.2017
25 нче ноябрь көнне әниләргә карата “Әнкәйләрнең белик кадерен” исемле концерт булды. Ул 7 нче һәм 10 нчы сыйныф укучыларының көче белән әзерләнгән иде. Концерт укучыларның үз куллары белән ясалган чәчәкләрен әниләренә бүләк итүләре белән башланды. Бәйрәмне матур шигырьләр, җыр- биюләр тагын да ямьләндерде. Афәрин, укучылар!
-
Иртәнге линейка 27.11.2017
27 нче ноябрь көнне иртәнге линейкада дежур торган 7нче сыйныф укучылары узган атнадагы эшләргэ йомгак ясадылар. "Иң яхшы укучы сыйныф" исеменә 11 һәм 2 нче сыйныф, “Иң чиста класс” – 7 класс, “Спорт сөюче класс” исеменә 8 нче сыйныф укучылары ия булды.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу 26.11.2017
24 нче ноябрь көнне 1нче сыйныф укучылары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашты. Бу очрашуда укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен күрсәтүдән тыш, светофор турында матур җырлар, юл хәрәкәтенә багышланган биюләр дә башкардылар. Очрашу ахырында ЮХИДИ хезмәткәрләре укучыларга юлларда сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген кисәттеләр, шулай ук укучыларга истәлекле бүләкләрен дә тапшырдылар.
-
Юбиллегыз белән, Әнисә Камилевна! 25.11.2017
Хөрмәтле хезмәттәшебез Гобәйдуллина Әнисә Камил кызының 25 нче ноябрьдә олуг 55 яшьлек юбилее.
Хатын-кыз сез – Бу дөньяның йөзек кашы,
Бәһа җитмәс Иң кыйммәтле асылташы.
Горур да сез Тау кыядай, буй җитмәслек
Гүзәл дә сез Бер гөлгә дә тиңләшмәслек.
Безнең хезмәт коллективында төгәллеге, акыллыгы, сабырлылыгы, тыйнаклыгы һәм искиткеч гүзәл елмаюы белән аерылып торган, хөрмәтле хезмәттәшебез Гобәйдуллина Әнисә Камил кызының 25 нче ноябрьдә олуг 55 яшьлек юбилее.... -
“Наркотикларга каршы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл 25.11.2017
23 нче ноябрь көнне районыбызның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә хокук айлыгы кысаларында узучы “Наркотикларга каршы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды. Биредә наркотиклар, укучыларны борчыган мәсьәләләр турында кара- каршы, эчкерсез әңгәмә оешты.
-
Педагогик киңәшмә 24.11.2017
20 нче ноябрь көнне педагогик киңәшмә уздырылды. Анда беренче чиреккә нәтиҗә ясалды, 1 нче һәм 5 нче сыйныфның җитәкчеләре укучыларның адаптация чорлары турында сөйләделәр. Шулай ук чыгышлар тыңланылды.