МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Доска объявлений. Белдерүләр тактасы
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10
-
Иҗат отчетына рәхим итегез 22.04.2012
25 апрель көнне Бөрбаш мәдәният йортында ярминкә һәм мәктәп укучыларының иҗат отчет концерты булачак. Әти-әниләр, авылдашлар бәйрәмгә көтеп калабыз.
-
Мониторинг графигы
11.04.2012
6, 8, 10 сыйныф укучылары һәм укытучылар игътибарына. 16 апрельдән фәннәр буенча мониторинглар башлана. Графигы белән http://abiturient.kpfu.ru/ сайтындагы личный кабинет аша таныша аласыз.
-
Очрашуга рәхим итегез 07.02.2012
Төрле елларда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлаган укучыларны һәм төрле елларда мәктәбебездә укыткан укытучыларны Бөрбаш урта мәктәбенә зур очрашуга чакырабыз. 11 февраль көнне, кичке сәгать алтыда Сезне Бөрбаш урта мәктәбендә көтеп калабыз.
-
Башлангыч сыйныфлар концерты
30.01.2012
31 нче январь көнне башлангыч сыйныфлар көче белән әзерләнгән концерт булачак.
Әти-әниләр, авылдашлар Сезне авыл мәдәният йортында көтеп калабыз
-
Инглиз теле атналыгы 25.01.2012
27январьдан - 7 февральгә кадәр Бөрбаш урта мәктәбендә инглиз теле атналыгы үткәрелә. Атналыкта актив катнашырга чакырабыз.
-
8 сыйныфлар концертына рәхим итегез
21.01.2012
24 январь көнне көндезге сәгать 2 дә Бөрбаш авылы мәдәният йортында 8 сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән көнцерт булачак. Хөрмәтле әти-әниләр, авылдашлар, укучылар Сезне мәдәният йортында көтеп калабыз.
-
Әтиләр игътибарына 17.01.2012
20 январь көнне кичке сәгать алтыда Бөрбаш урта мәктәбендә әтиләр конференциясе үткәрелә. Бөрбаш һәм Сәрдегән авылы укучыларының әтиләрен Бөрбаш авылы мәдәният йортында көтеп калабыз. Конференциядә Балтач районы әтиләр комитеты рәисе Зыятдинов Булат Бакыевич катнаша.
-
Укытучылар игътибарына 14.01.2012
Дүшәмбе, 16 январь көнне сәгать 3 тә педагогик киңәшмә үткәрелә
-
Бөрбаш урта мәктәбендә укучыларның кышкы каникул планы 24.12.2011
Бөрбаш урта мәктәбендә укучыларның кышкы каникул планы.
2011-2012 уку елы
-
Яңа ел кичәләренә рәхим итегез 23.12.2011
28 нче декабрь көнне 7-11 сыйныфлар өчен бал маскарад үткәреләчәк. Бал-маскарад 18-00 сәгатьтә башлана.
29 нчы декабрь көнне 1-6 нчы сыйныфлар өчен Яңа ел тамашасы үткәреләчәк. Бәйрәм 9-00 сәгатьтә башлана. Әти-әниләр, авылдашлар бәйрәмгә рәхим итегез.