МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Доска объявлений. Белдерүләр тактасы
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10
-
Хөрмәтле Алан авылы әти-әниләре! 23.08.2016
Хөрмәтле Алан авылы әти-әниләре!
Сезне 24 август көнне көндезге 11 сәгать 30 минутта Алан мәктәбе бинасында укучыларны Бөрбаш урта мәктәбенә кабул итү буенча фикер алышуга чакырабыз.
-
17-июль көнне авылыбызда “Мөселман сабантуе”, бәйрәмгә рәхим итегез! 12.07.2016
Тиздән, 17-июль көнне авылыбызда “Мөселман сабантуе”. Әзерлек эшләре күптән башланды инде. Һәркем көченнән килгәнчә эш башкара. Һәммәгезне бәйрәмгә чакырабыз, килегез, безнең белән бергә күңел ачыгыз, ял итегез.
-
“Очрашу кичәсенә” чакырабыз. 13.02.2016
Бер күрешү - үзе бер гомер бит
Очрашыйк без исән чакларда.
Күңелдә яңарыр хатирәләр,
Искә төшәр бала чаклар да.
Хөрмәтле Бөрбаш мәктәбен тәмамлаган “Укучыларыбыз”!
Сезне 13-февраль көнне үтәчәк “Очрашу кичәсенә” чакырабыз. Рәхим итегез, көтәбез! Кичәбез мәдәният йортында 18:00 сәгатьтә башлана.
Бөрбаш урта мәктәбе коллективы. -
25-30 январь көннәрендә Физика-математика атналыгы игълан ителә 24.01.2016
Программада
25/ 01 Атналыкны башлап җибәрү. Коридорга математик викто¬рина сораулары, башваткычлар, ребуслар, кроссвордлар элү. Һәр класста математик буклет чыгару.
(Җаваплы Мифтахова Н.С, Зарипов А.М.)
26/01 Һәр класста “Бөек галимнәрне беләсеңме?” темасына докладлар уку.
(Җаваплы Мифтахова Н.С., Мифтахов Ф.Р.)
27/01 5-7 - класс укучылары өчен “Күңелле КВН” (Җаваплы Зарипов А.М., Гөбәйдуллина Ә.К.)
28/01 7-8 нче класс укучылары арасында “Физик КВН”
(Җаваплы Мифтахов Ф.Р., Гөбәйдуллина Ә. К.)
29/01 Укучылар өчен “Серле сандык” интеллектуаль уен тамаша (Җаваплы Мифтахова Н.С., Мифтахов Ф.Р.)
30/01 8- класслар өчен математик “Математик КВН” оештыру. (Җаваплы Мифтахова Н.С., Гөбәйдуллина Ә.К.)
Атна дәвамында 9, 11 класс укучылары өчен пробный ГИА һәм ЕГЭ үткәрү. (Җаваплы Мифтахова Н.С., Гөбәйдуллина Ә. К, Мифтахов Ф.Р.)
Атна дәвамында 5-7 класс укучылары өчен “Математика һәр адымда” темасына хикәя, шигырь, әкиятләр конкурсы. (Җаваплы Зарипов А.М.)
9 - 11 классларда “Математика яки физика фәне” темасына презентацияләр конкурсы.(Җаваплы Мифтахов Ф.Р.)
1/02 Атналыкка йомгак ясау. Математикадан иң күп “5” ле алган укучылар һәм классларны билгеләү.
(Җаваплы Мифтахова Н.С., Гөбәйдуллина Ә.К.) -
Очрашу кичәсенә рәхим итегез! 15.02.2015
Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле.
Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы... Белемнәрнең нигезләрен ныклы үзләштерү өчен тырышлык, төрле кызыклы эшләргә өйрәнү, җәмәгать эшләре белән елларның үтүе сизелми дә калган.
Һәр мәктәпнең үзенә генә хас традицияләре бар. Безнең мәктәптә – Очрашу кичәсе. Мәктәбебездә бу матур традиция елдан-ел дәвам итә. Быел да төрле елларда мәктәбебезне тәмамлап чыккан укучыларны үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашу кичәсенә чакырабыз.
Очрашу кичәсе 14 нче февраль көнне 18 сәгатьтә башлана. Һәммәгезне бәйрәмгә көтеп калабыз. -
Яңа ел кичәсенә чакырабыз 25.12.2013
Хөрмәтле әти-әниләр, авылдашлар!
Сезне 27 декабрь көнне Яңа ел кичәсенә чакырабыз. Бәйрәмгә рәхим итегез.
-
Әти-әниләр җыелышы 23.12.2013
Хөрмәтле әти-әниләр!
Чәршәмбе 25.12.2013 көнне, 18:00 сәгатьтә, мәктәпнең актлар залында әти-әниләр җыелышы була.
-
Балалар сабан туе уздырыла 17.06.2013
30 июнь көнне Балтач районы Бөрбаш авылында Республикакүләм мөселман балалар сабан туе уздырыла. Бу күркәм чара быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Иртәнге сәгать 10.00 дә башлана. Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар оештыру каралган.
Балтач районы мөхтәсибәте мөселманнарны балалары белән бергә сабантуй бәйрәменә килүләрен көтеп кала. Өстәмә мәгълүматлар өчен телефоннар: +7 (84368) 3-39-20, +7 (84368) 3-37-16.
-
Җәйге лагерьга рәхим итегез 26.05.2013
27 май көнне мәктәптә җәйге лагерь эшли башлый. 1-6 сыйныф укучыларын көтеп калабыз.
-
Бөрбаш урта мәктәбендә язгы каникул планы 24.03.2013
Бөрбаш урта мәктәбендә язгы каникул планы