Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422255 РТ, Балтасинский район, д. Бурбашcкий Сардыган, ул. Г. Гумарова, д. 6 |
Телефон: | +7(843)-683-36-21 |
E-Mail: | Sbsar.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бурбаш-Сардыганский детский сад" |
Руководитель: | Шарипова Гульниса Шайдулловна |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 1 воспитатель/ 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Казанский марафон-2018
19.05.2018
Мәктәбебезнең 3 сыйныф укучысы Габдрахманов Кәрим Казан шәһәрендә үткәрелгән "Timer Kids 2018" йөгерү марафонында катнашты. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Җиңү бәйрәме котлы булсын! Дөньялар тыныч булсын!
09.05.2018
Картаймагыз әле, ветераннар,
Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.
Рәхмәт Сезгә ветераннар!
С днём Великой Победы!
-
Сезнең тормыш-үзе батырлык!
08.05.2018
Мәктәп укычылары авылыбызның тыл батырларын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлау өчен клубка җыйды. Өлкәннәр концерт номерлары белән беррәттән үзләре күргән аяусыз сугыш чоры турындагы хатирәләре белән бүлештеләр, бәйрәм табын өстәле артында дәвам итте.
Празднование 73-летие Великой победы.
-
Язгы өмә.
05.05.2018
Көннең кояшлы торуыннан файдаланып мәктәп-бакча территориясендә зур өмә булды. Барыбыз да тырышып эшләдек.
-
Сәламәт яшәү рәвеше.
27.04.2018
Авылыбыз табибәсе Филсинә Миннегалиевна мәктәп укучыларына сәламәтлек сәгате үткәрде.
-
Тукай-безнең күңелләрдә!
26.04.2018
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 132 ел тулу уңаеннан, мәктәп-бакча балалары әдәби-музыкаль бәйрәм үткәрделәр. Аның шигырьләрен өйрәнеп, әсәрләрен сәхнәләштерделәр.
-
Фәнни эшчәнлек.
21.04.2018
Мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучысы Шәрипов Ислам, Кукмара районының Мәмәшир урта мәктәбендә булып узган, туган якны өйрәнү буенча Җамалетдин Биктәши исемендәге төбәкара эзләнү, проект һәм иҗади эшләр конференциясендә уңышлы чыгыш ясап "Яшь эзләнүче" юнәлешендә II урынга лаек булды. Афәрин! Котлыйбыз!!! Алга таба да зур уңышларга ирешергә язсын!
-
Тәрбия сәгате.
18.04.2018
Мәктәп укучылары чүпләрне аерым җыю проблемасы турында сөйләштеләр, чүпләрне икенчел эшкәртү файдалы икәненә төшенделәр.
-
Г.Тукайга багышланган әдәби-иҗади бәйрәм.
13.04.2018
Мәктәбебез укучысы Жуков Илгиз Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә үткән, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 132 ел тулуга багышланган "Татар язучылары туган тел турында" дип аталган бәйрәмдә уңышлы чыгыш ясады.
-
Буләкләу.
10.04.2018
Сосна мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри конкурсларда җиңүләре белән котладылар. Афәрин!!!