муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Очрашу-2020. 01.02.2020

Мәктәпне 10, 20, 30, 40, 50 ел элек тәмамлаган чыгарылышлар очрашуга җыелды, күрештеләр, елаштылар, җырладылар, истәлекләр сөйләделәр.
-
Кичер, әнкәй, кайта алмавымны... 01.02.2020

Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган авылдаш егетләр истәлеген мәңгеләштерү өчен һәм ТАССРның 100 еллыгы чаралары кысаларында мәктәбебездә "Кичер, әнкәй, кайта алмавымны..." исеме астында стенд эшләнде.
-
Татарстан почтасы: тарих, хезмәтләр, үсеш. 29.01.2020

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелүче чараларның тагын берсе - Арбор почта бүлеге җитәкчесе Аухадиева Ч.Р. белән очрашу. Ул Татарстан почтасы тарихы, аның үсеш юлы, хезмәт төрләре, үз эшенең кызыклы булуы турында укучыларга бик күп мәгълүмат бирде.
-
Ленинград блокадасы өзелүгә - 76 ел. 28.01.2020

27 гыйнварда Ленинград камалышын өзүгә 76 ел тулды. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул. Тарих укытучысы Гайфуллин Г.Г.катнашында 1-9 нчы сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышының бер ноктасы -Ленинград блокадасы турында класс сәгате үткәрелде.
-
Кышкы кросс - 2020. 27.01.2020

Бүген спорт-сәламәтлек айлыгының беренче күмәк чарасы - Кышкы кросс үткәрелде. Барлык әти-әниләр, укучылар, әби-бабай, абый-апалар йөгерештә катнашты. Иң күп кешеле гаилә дип 16 кеше килгән Гарифуллиннар гаиләсе табылды. Иң өлкән йөгерешче - Мөхәммәтшина Рәйхана әби, иң кечкенәсе - Фәйзрахманов Гайсә.Быелгы йөгереш шуның белән дә үзенчәлекле - без аны Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылауга багышладык.
-
Холокост турында. 27.01.2020

1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост – инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән “ут белән юк итү” дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләр башланудан бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә. Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дә дәвам итә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән “үлем лагерьләре”нең берсе була.
Менә шушы мәгълүматлар белән таныштылар 7-9 сыйныф укучылары трбия сәгатендә.
-
Профориентация: 6 сыйныф. 23.01.2020

6 нчы сыйныф укучылары бүген балалар бакчасында булдылар, тәрбияче һөнәре турында өйрәнделәр.
-
4 нчеләр музейда. 23.01.2020

4 нче сыйныф укучылары әти-әниләре белән бергә Чепья авылында урнашкан Халыклар дуслыгы музеена экскурсия оештырдылар.
-
Һөнәрләр бәйгесе. 22.01.2020

8 нче сыйныф укучысы Кәбирова Зилия "Ювелирное дело" компетенциясендә 3 нче призлы урынга лаек булды. Зилиягә һәм укытучысы Гарипова Л.Р. га алга таба да уңышлар телибез.
-
Замечательный вожатый. 21.01.2020

Районкүләм "Замечательный вожатый" конкурсында 9 сыйныф укучысы Шәйхиева Язгөл 1 нче урынга лаек булды. Уррра!!!













