муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Эвакуация үткәрелде. 05.09.2023

Пожардан саклану кагыйдәләрен өйрәнү максатыннан мәктәптә өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Галимов И.М. укучыларга куркыныч очракларда үз-үзеңне дөрес тоту турында җентекләп аңлатты.
-
"Тормыш тамчысы" акциясе. 04.09.2023

3нче сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көн 2004нче елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Ул террорчылык акты вакытында берничә йөз кеше, алар арасында күпчелеге балалар, һәлак булдылар. Өч көн тоткынлык дәвамында алар бер тамчы су да эчә алмадылар. "Тормыш тамчысы" акциясе - ул хәтер билгесе, безнең белән булмаган кешеләрне символик рәвештә - чәчәкләргә су сибү аша эчерергә чакыру.
-
Беслан фаҗигәсе онытылмый! 03.09.2023

3 сентябрь — Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне без бер гаепсезгә гомерләре өзелгән террор актлары корбаннарын искә алабыз. Шимбә көн сыйныфларда Беслан фаҗигәсенә багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Бүген - белем бәйрәме! 01.09.2023

Бүген белем бәйрәме,
Кулда чәчәк бәйләме.
Алда көтә дәресләр
Һәм зурдан-зур өметләр.
-
Беренче дәрес. 01.09.2023

1 сентябрьдә сыйныфларда "Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы" кысаларында Халык сәнгать кәсепләренә багышланган дәресләр үткәрелде.
-
Киләчәк самолеты. 01.09.2023

Быелгы белем бәйрәмендә 1 нче һәм 9 нчы сыйныфлар арасында "Киләчәк самолеты" традициясе кертелде. 9 нчы сыйныфлар беренчеләргә самолетлар ясап бүләк иттеләр. Уку елы ахырында 1 ләр әлеге самолетларны кире тугызынчыларга тапшырачак.
-
Чыгарылыш-2023. 01.07.2023

Арбор мәктәбе бүген җиде карлыгачын, ике сандугачын "очырды". Сокланып, бәхет теләп карагыз. Болар бик матур, бик шаян, бердәм, бик талантлы сыйныф иде... Ак юллар сезгә, балакайлар. Укытучы апа-абыйларыгыз сагыныр сезне.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме. 23.05.2023

Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.
Укытучым, синең алда бүген
Сынау тотам соңгы дәрестә.
Алда безне күпме юллар көтә
Бәхетләргә диләр, юл урау.
Шул турыда искә төшергәндәй
Яңгырады соңгы кыңгырау. -
Рәхәтләнеп ял иттек. 22.05.2023

Ә без урманда мәктәп Сабантуе үткәрдек: рәхәтләнеп уйнадык, ял иттек, ярыштык, бәрәңге пешердек, бик күп бүләкләр алдык!
-
Урман сабантуе... 21.05.2023

Рәхәтләнеп ял иттек без
Табигать кочагында...













