Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урсаево » Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 67,423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 58 |
| Телефон: | +7(855)-923-51-16 |
| E-Mail: | Surs.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Урсаево» Азнакаевского района РТ |
| Руководитель: | Харрасов Басир Сагирович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 53 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урсаево » Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116
-
День Здоровья. 01.12.2012

Вредным привычкам скажем – НЕТ!
Мы за здоровый образ жизни.
Физкультура и спорт – это модно!
Под такими лозунгами и девизами прошли спортивно-массовые мероприятия, посвященные акции «Я выбираю - спорт как альтернативу пагубным привычкам».
-
Музей атналыгы. 29.11.2012

Урсай урта белем бирү мәктәбендә музей атналыгына багышланган чаралар булып узды.
22.11 12. көнне 5 нче сыйныф укучылары Азнакай шәһәренең “Туган як” музеенда кунакта булдылар.
Шундый ук экскурсиягә 27 .11.12. көнне 6-7 нче сыйныф укучыларына да үткәрелде.
Экскурсия бик матур һәм күңелле үтте. Музей эшчеләре эчтәлекле экскурсия программасы әзерләгәннәр иде. Укучылар туган як тарихын экспонатлар аша яңадан күзалладылар. Азнакай җирендә туып үскән танылган якташлары турында бик күп мәгълүмәт җыйдылар. Татар халкының борыңгы заман һәм урта гасыр тарихы белән таныштылар. Бөек Ватан сугышы солдатларының хатларын укыдылар.
Укучылар туган як тарихының байлыгы белән горурлану ,аны киләчәк буынга саклап калу хисе белән кайттылар.
-
Хуш килсең, Сөмбелә! 01.11.2012

30.10.2012 башлангыч сыйныфларда "Хуш киләсең, Сөмбелә!" бәйрәме уздырылды. Бәйрәм барышында шигырьләр, җырлар яңгырады, табышмаклар әйтелде. Укучылар арасында уеннар үткәрелде. Бәйрәм бик күңелле үтте!
-
Хуш киләсең, Сөмбелә!
01.11.2012
30.10.12 башлангыч сыйныфларда "Хуш киләсең, Сөмбелә!" бәйрәме уздырылды. Бәйрәм барышында көзгә багышланган шигырьләр,җырлар яҗгырады, табышмаклар, сынамышлар әйтелде. Укучылар арасында төрле уеннар үткәрелде. Бәйрәм бик күңелле үтте!
-
Парламентский урок на тему «Права и обязанности человека и гражданина». 29.10.2012

26 октября в 9-11 классах был проведён Парламентский урок, посвященный 20-летию Конституции Республики Татарстан. Во время урока прошли конкурсы: «Защита плаката и эмблемы команды»; «Ситуации»( игра между командами) и викторина «Я гражданин Республики Татарстан: мои права и обязанности». Учащиеся узнали о структуре основного закона страны, познакомились со статьями Конституции, в которых прописаны их права и обязанности.
-
Укытучылар көне! 05.10.2012

5.10.12
Бүген бәйрәм – Укытучылар көне.
Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Укытасың ничә буын балаларын.
Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.
Елый-елый озатасың син аларны.
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
-
Өлкәннәр көне. 04.10.2012

4.10.12 Өлкәннәр көне!
Өлкән укытучыларыбыз!
Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңеп аклыгын.
Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.
Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез
Тормыштагы һәрбер мизгелгә.
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелә.
Рух ныклыгына таянасыз,
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез.
Сезгә карап сокланабыз һәрчак
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар
Безгә үрнәк булып торырлык.
-
1 Октябрь - Өлкәннәр көне! 01.10.2012

1 октябрь- Өлкәннәр көне
Бүгенге көн көзгесендә- үткәннәр йөзе, алда барыр юлыбызда- өлкәннәр эзе! Без өлкәннәр көнендә аларга аеруча да игътибар, хөрмәт күрсәтергә тиеш.
-
Психолого - педагогическая помощь детям и подросткам 04.09.2012

Телефон доверия
в Азнакаевском муниципальном районе
7 – 33 – 99
Понедельник, среда, четверг
15.00. – 21.00.
Номер телефона и адрес Центра социального обслуживания населения МТЗ и ЦЗ РТ в Азнакаевском муниципальном районе
г. Азнакаево, ул. Булгар, 9.
Время работы – 8.00. – 17.00. (кроме выходных).
Обед – 12.00. – 13.00.
7 – 14 – 32
отделение социальной помощи семье и детям (психологи)
-
Белем Бәйрәме!
03.09.2012
1нче сентябрь- Белем бәйрәме.
Мәктәпләрдә Яңа уку елы башланды. Бу уку елында безнең мәктәптә 1 нче класска 6 укучы керде, мәктәбебездә 83 бала белем алачак.
Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар! Кадерле укучылар! Сезнең һәммәгезне Яңа уку елы белән котлыйбыз. Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар телибез.













