Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урманаево» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423311, Республика Татарстан, Азнакаевский муниципальный район, с. Урманаево, ул. Г. Галиева.д.32А |
| Телефон: | +7(855)-924-30-68 |
| E-Mail: | Surm.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с. Урманаево" Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хайбуллина Гульшат Асгатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 45 учащихся, детские сады: Урманаево -8 воспитанников, Первое Мая-2 воспитанника, |
| У нас учат: | 12 учителей и 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урманаево» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
"Учи.ру"-уникальная и умная система 22.04.2020

Основные предметы в "Учи.ру" - математика, русский язык, английский язык и другие школьные дисциплины. Всё зависит от программы обучения - чем старше школьник, тем больше предметов открывается к изучению.
"Учи.ру" - уникальная и умная система, ведь она способна анализировать успехи школьника и разрабатывать для него дальнейшую программу. То есть все задания можно получить, когда будут пройдены тестовые работы.
Особенность проекта в том, что он не вызывает у детей негативные эмоции, когда они не способны решить какую-либо задачу. Для этого система подсказывает правильные ответы, направляя ребёнка и развивая его логическое мышление.
За своё активное участие в интерактивной платформе Учи.ру учителя и школа тоже имеют награды, что является немаловажным стимулом в работе.
Педагоги нашей школы повышают свою квалификацию с помощью просмотров вебинаров от руководителей проекта. Как правило, они освещают вопросы не только касательно самого предмета, но и помогают учителю стать более компетентным в вопросе передачи информации.
Благодарственное письмо 1 Благодарственное письмо 2 Благодарственное письмо 3
-
"Оста куллар" түгәрәге 21.04.2020

"Оста куллар" түгәрәге үз эшен дәвам итә. 9 майга хөрмәтле ветераннарыбызга рәхмәт хаты үзерләүне башлап җибәрде
-
Татар теле атналыгы 21.04.2020

-
География атналыгына нәтиҗә 18.04.2020

13 нче апрельдән 18 нче апрельгә кадәр мәктәп күләмендә беренче тапкыр виртуаль география атналыгы үткәрелде. Атналыкта укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү буенча чаралар планлаштырылды. Укучылар бу чараларда беренче көннән үк бик актив катнаштылар. Кызыклы биремнәр, кроссворд, ребус, башваткыч, викторина, табышмаклар янына укучылар төзегән эшләр дә кушылгач, бу башкарылган эшнең нәтиҗәсе булуы ачыкланды. WhatsApp социаль челтәренең алдан ук төзелгән сыйныф группаларында атналыкта үткәрелгән чаралар белән көн дә таныштырып барылды. Материклар буенча сәяхәт укучыларда кызыксыну уятты. Кайбер укучылар көн дә үзләре теләк белдереп дәресләр башланганчы ук кроссворд, башваткыч ясап җибәрде, дәресләрдән соң тизрәк башлануын көтеп калып, үтелгән чараларда бик теләп катнаштылар. Менә алар: Халмурзаева Ралина, Карамов Роберт, Шакирова Ләйсән, Зиятдинова Рамина, Хисматов Самат, Ахмадишин Риназ, Ганиева Лиана, Федорова Арина, Нигматуллина Энҗе, Ахмадишин Рүзил, Камаев Илнар.
Бигрәк тә видео төшерүдә катнашкан укучыларга һәм аларның әниләренә, апаларына, апайларына олы рәхмәт!
Һәр укучының кечкенә генә эше дә билгеләп барылды. Һәр бала мәктәпкә килмичә, үз өендә торып укыса да, бу атна без бергә кебек аралашып үтте. Атналык ошагандыр дип уйлыйм.
-
18.04.2020

4 нче сыйныфлар технология дәресендә
-
18.04.2020

Творения первоклассников на уроке технологии
-
РӘХМӘТ СЕЗГӘ, АТА-АНАЛАР! 17.04.2020

РӘХМӘТ СЕЗГӘ, АТА-АНАЛАР!
“Ата-аналар өчен гаилә тәрбиясе – барыннан да бигрәк үз-үзеңне тәрбияләү ул” ...Хәзер өйдә булган һәм дистанцион рәвештә укыган балаларның ата-аналарына авырга туры килә. Балалары башлангычта укыган ата-аналар хәзер балалары белән бергә укыйлар. Урта һәм югары сыйныфлар мөстәкыйльлеккә өйрәнәләр. Бигрәк тә күп балалы гаиләләргә авырга туры килде: ноутбук, телефон, компьютерлар җитми. Укучылар да, әти-әниләр дә бу режимда эшләргә күнекмәгән. Күбесе интернет белән эшләү мөмкинлекләрен, видеоэлемтәгә керү юлларын белеп бетерми.Тик ата-аналарыбыз сынатмыйлар, укыту һәм тәрбия процессында укытучыларыбызның ышанычлы терәкләре булдылар.Дәресне аңлаталар, тикшерәләр, фотога төшерәләр һәм янәдән укытучыга җибәрәләр. Кайберләре укучылар өчен әзерләнгән кейс пакетларны килеп алалар, биремнәрне кабат тикшерү өчен мәктәптә китерәләр. Без, укытучылар, СЕЗГӘ бик рәхмәтле. Бер сулышта атлавыгыз, аңлавыгыз, килеп туган мәсьәләләрне, борчуларны бергәләп җиңүебез белән көчле БЕЗ!
Психологлар түбәндәгеләрне киңәш итә.
Беренче карашка гына, гаджет төймәсенә басты, һәм синең алдыңда тест яки укытучы – бер авырлыгы да юк кебек тоела. Утыр, тыңла һәм биремне үтә. Чынлыкта, барысы да алай гына җиңел була алмый. Өйдә уку баладан гына түгел, аның барлык якыннарыннан да гаять зур дисциплина таләп итә.
1. Көннең гадәти режимын сакларга тырышыгыз.
2. Әлеге хәлнең һәм аның куркынычлары турында озак фикер алышмагыз. Социаль челтәрләрдән нечкәлекләрне эзләп, вакыт әрәм итмәгез.
3. Бала белән бергә берничә генә дистанцион дәрес булса да үзләштереп карагыз. Балалар инде мәктәпләрдән күрсәтмәләр, кирәкле ресурслар исемлекләрен алдылар.
4. Яңалыклар агымын киметергә тырышыгыз. Яңа хәбәрләр турында белү өчен, бер генә мәгълүмат чыганагы калдырыгыз һәм аңа көненә 1-2 тапкыр күз салыгыз. Ләкин йокларга ятарга ике сәгатьтән дә соңга калмыйча. Бу күңелдәге борчу дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк.
5. Балага "мәгълүмати бум"лы социаль челтәрләрдән качарга киңәш итегез. Бер генә мессенджер сайлагыз һәм аралашуны шунда күчерегез. Үзегез дә бу кагыйдәгә ияреп карагыз.
6. Баланың мөстәкыйль активлыгы чорларын алдан кайгыртырга кирәк. Аны һәрвакыт мавыктырырга, күңел ачарга кирәкми.
7. Уртак эшләр өчен вакытны табыгыз. Һич югы өегезгә бергәләшеп “генераль” җыештыру ясагыз!
8. Балага позитив активлык тәкъдим итеп карагыз. Мәсәлән, аны кызыксындырган темага видеоблог алып барырга. Борчылуга каршы иң яхшы даруның ЮМОР булуын онытмагыз. -
Дистанционное образование 17.04.2020

Администрация школы во время дистанционного обучения посетила уроки педагогов. Фотофрагменты с уроков можно посмотреть здесь:
Родная литература. 8 класс. Тема урока "Т.Миннуллин. Альмандар из Альдермеша" Учитель Ихсанова Э.Т.
Английский язык. 8 класс. Тема урока: "Спорт. Увлечение" У читель Асхапова Г.Т.
Русский язык. 5 класс. Тема урока:"Виды глагола" Учитель Ганиева Г.Ф.
История. 5 класс. Тема урока: "Рабство в Древнем Риме" Учитель Латыпова А.А.
-
Дистанцион белем бирү 16.04.2020

"Укытучы – оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән."(С.Л. Соловейчик) Мәктәбебез укытучылары дистанцион укыту шартларында үзләрен чын профессиональләр итеп таныттылар. Укытуның информацион коммуникатив технологияләрен кулланып, укучыларга белем бирү процессын яңа шартларда уңышлы оештыралар. Укытучының өй шартларында эш урыны, балаларның көндәлек режимын оештыру, ата- аналарга психологик һәм методик ярдәм, яңа белем бирү платформаларын өйрәнү кебек бурычларны төгәл башкаралар.
-
Районное родительское собрание в режиме ВКС 16.04.2020














