• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Азнакаевский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Тумутук» Азнакаевского муниципального района РТ/ ТР Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе "Тымытык авылы урта белем бирү мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Тумутук» Азнакаевского района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423316, с. Тумутук, ул. Гагарина, д. 1
Телефон: +7(855)-923-43-88
E-Mail: Stum.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ с.Тумутук" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Кашапова Фирюза Фирдаусовна
Год основания учреждения: 1935
У нас учатся: 155
У нас учат: 19

Новости школы

Өлкәннәр көне

Опубликовано: 01.10.2012

 

Октябрь ае башында илебез буенча Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көннәрдә аларны котлаулар, бүләкләүләр була.

     1 октябрь көнне  мондый бәйрәм Тымытык урта мәктәбендә дә уздырылды. Кунак итеп тырыш хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган хөрмәтле укытучыларыбыз чакырдык. Иң элек килгән кунакларны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кашапова Ф.Ф. тәбрикләп, үзенең матур, җылы теләкләрен җиткерде.  Алга таба мәктәп укучылары концерт программасын күрсәттеләр. Балалар өлкәннәрне эчтәлекле шигырьләре, җыр-биюләре белән сөендерде. Ветераннарыбыз үзләре дә читтә калмады. Аларның А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерүләре бәйрәмгә тагы да ямь бирде, күңелләрне күтәрде.

Чакырылган кунакларыбыз арасында Тымытык авылы ветераннар советы рәисе Гайфуллин Р.Гта бар иде. Ул хөрмәтле ветераннарыбыз Фазлыев И.Зка һәм Солтанов Р.Фка Азнакай шәһәре ветераннар советының 40 еллыгына багышланган истәлекле медальләр тапшырды.

      Бәйрәмнең икенче өлешен кунакларыбыз чәй табыны артында дәвам иттеләр. Өлкәннәребез рәхәтләнеп аралашты, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, безгә үзләренең төпле, акыллы киңәшләрен бирделәр.

      Бәйрәм азагында өлкәннәр администрациягә, кичәне оештырган башлангыч сыйныф укытучысы Әхмәтгәрәева Г.Әга, кичәне алып барган укытучылар Галиева Г.Ә.га, Харрасова Н.И.га һәм укучыларга эчкерсез рәхмәтләрен җиткерделәр.

        Сезнең  алда баш иябез, хөрмәтле остазларыбыз!



Фоторепортаж:
День пожилых - 2012

К списку новостей