Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №7 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан, Азнакаевский район, г. Азнакаево, ул. М.Хасанова, д. 24 |
| Телефон: | +7(855)-929-80-11 |
| E-Mail: | S7.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ№7 г. Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нургалиева Ирина Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 806 учащихся |
| У нас учат: | 58 педагогов |
Новости школы
КАЗАН
Опубликовано: 02.11.2017КАЗАН
Сәяхәтебезнең икенче көне Г.Тукай әйткәнчә, “ И Казан, нурлы Казан, дәртле Казан, моңлы Казан!”нан башланды. Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда билгеле булган Милли музейда булу искиткеч тәэсирләр калдырды. Чын алтын, көмештән, кыйммәтле ташлардан эшләнгән бизәнү әйберләре, сугышчыларның тимердән эшләнгән сугыш киемнәре, төрле чорларда татар өе күренеше, Сөембикә – ханбикә идарә иткән чактагы экспонатлар, Екатерина 2 нче утырып йөргән алтынсу карета һ.б. һәркемне гаҗәпләндерде. Аларны бик теләп фотога да төшердек.
Казан Кремле территориясендә архитектура һәйкәлләрен карау – иң күңелле һәм онытылмас мизгелләр. Герой – шагыйрь Муса Җәлил һәйкәлен, кызыл кирпечтән җидеяруслы итеп төзелгән Сөембикә манарасын, бөтен мөселманнар горурланып сөйли торган Кол Шәриф мәчетен, ерактан ук балкып торучы ап- ак Спас манарасын хозурланып һәм сокланып карадык, алар турында бай мәгълүмат алдык.
К списку новостей











