Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №7 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан, Азнакаевский район, г. Азнакаево, ул. М.Хасанова, д. 24 |
| Телефон: | +7(855)-929-80-11 |
| E-Mail: | S7.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ№7 г. Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нургалиева Ирина Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 806 учащихся |
| У нас учат: | 58 педагогов |
Новости школы
Азнакай төбәгенә багышланган район фәнни-гамәли конференция
Опубликовано: 21.02.2017
21 нче февраль көнне Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда “Туган тел ” атналыгы кысаларындаукытучыларның һәм укучыларның Азнакай төбәгенә багышланган район фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә безнең мәктәбебездән 2 татар теле укытучысы һәм аларның 3 укучысы уңышлы гына чыгыш ясадылар.
“Мин тормышта һәрбер биеклеккә хыялларым белән үрләдем...” (Азнакай төбәгеннән чыккан язучыларның иҗади мирасын барлау) секцияcендә 8 нче В сыйныфы укучылары Заһидуллина Алия, Гатиятуллина Әдилә, 7 нче А сыйныфыннан Лотфуллина Илүзә, Илдус Гыйләҗев, Рөстәм Зәкуан, Марсель Галиев турында чыгыш ясап, катнашучы сертификатына ия булдылар.
“Җир әйләнә Азнакайга таба” (укытучыларның Н.Әхмәдиев, М.Галиев, И.Гыйләҗев, Ф.Төхбәтуллина һ.б. иҗатларын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда, эшчәнлектә өйрәнү, куллану буенча эш тәҗрибәсен чагылдырган хезмәтләре) секцияcендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы, “Азнакаем – илһам чишмәсе” дәрестән тыш чара эшкәртмәсен тәкъдим итеп, 1 нче урынга лаек булды. Ә Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызы “Марсель Галиевнең “Рух”китабында парлы сүзләр” темасына мастер – класс үрнәге белән призлы урын алды.
“Халыкара туган тел көн”не үткәрелгән бу күркәм чарада укучыларыбыз якташ шагыйрь – язучыларыбыз белән дә аралашты, фәнни – эзләнү эшләре буенча киңәшләр дә алды.
Кашапова Ф. Ф.
К списку новостей











