Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №7 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан, Азнакаевский район, г. Азнакаево, ул. М.Хасанова, д. 24 |
| Телефон: | +7(855)-929-80-11 |
| E-Mail: | S7.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ№7 г. Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нургалиева Ирина Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 806 учащихся |
| У нас учат: | 58 педагогов |
Новости школы
БЕЗНЕҢ МӘКТӘПТӘ ДӘ КЛАРА БУЛАТОВА ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЫ УКЫЙ
Опубликовано: 24.03.2016
24 нче март көнне нефть каласы Әлмәт шәһәрендә төбәгебез горурлыгы, танылган шагыйрә, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Клара апа Булатованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан 5 нче тапкыр шул исемдәге премияләр тапшыру тантанасы булды. Безнең мәктәптән дә 7 нче В сыйныфы укучылары Гатиятуллина Әдилә, Заһидуллина Алия, 11 нче сыйныф укучысы Тинбакова Рәилә, аларның фәнни җитәкчеләре -татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фирүзә Фәнилевна Кашапова, Гөлфинә Нәшәтовна Фазлыевалар катнашты. Шагыйрәгә багышлап язган шигырен сөйләп, Тинбакова Рәилә КАТНАШУЧЫ ДИПЛОМЫна ия булды. Заһидуллина Алия "Әниемә", "Ялгыз көзге яфрак", "Өзгәләнү", "Муса турында төш", "Син еракта " шигырьләре өчен 2 НЧЕ ДӘРӘҖӘДӘГЕ ЛАУРЕАТ исеменә лаек булды, ДИПЛОМ һәм АКЧАЛАТА ПРЕМИЯ белән бүләкләнде. Укучыларыбызны һәм аларны әзерләгән укытучыларны чын күңелдән котлыйбыз. Иҗат үрләрендә яңа биеклекләр телибез!
К списку новостей











