Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №5 с углубленным изучением английского языка» города Азнакаево Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)/Азнакай шәһәре 5 нче урта гомуми белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423332, РТ, Азнакаевский район, г. Азнакаево, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 8(855)929-32-71 |
| E-Mail: | S5.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №5" г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района |
| Руководитель: | Султанова Люция Миннияровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 499 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №5 с углубленным изучением английского языка» города Азнакаево Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)/Азнакай шәһәре 5 нче урта гомуми белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Последний звонок! /Соңгы кыңгырау! 25.05.2018

24 мая 2018г. в школе состоялась торжественная линейка. Для 28 выпускников прозвенел последний звонок. Учащиеся поздравили учителей за работу, любовь и заботу о каждом ученике. К ребятам с напутственными словами обратились учителя и родители. По традиции выступили и самые юные школьники - первоклассники. Впереди наших выпускников ожидает сдача основного государственного экзамена, поступление в другие учебные учреждения. От всей души желаем им уверенности в себе, удачной сдачи предстоящих экзаменов, самореализации, достижения поставленных целей. Успехов! /2017 нче елның 25 нче маенда мәктәптә тантаналы линейка узды. 28 чыгарылыш укучысына соңгы кыңгырау яңгырады. Укучылар укытучыларга алган белемнәре, биргән мәхәббәтләре, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр. Ата-аналар белән укытучылар да балаларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары 28.04.2018

27 нче апрель көнне Җиңү бистәсендә “Яңа федераль белем бирү стандартларына күчү шартларында укучыларда коммуникатив компетенцияләр формалаштыру” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узды. Әлеге семинарда укытучылар үзара тәҗрибә уртаклашып кайттылар.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 28.04.2018

28нче апрель көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халниязова Зөлфия Альберт кызы җитәкчелегендә “Театр яктылыкка, нурга илтә...” дигән темага кичә уздырылды. 6, 8нче сыйныфы укучылары Г.Камалның “Беренче театр” комедиясеннән, Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” (“Әни килде”) драмасыннан, Р.Батулланың “Албасты” әкиятеннән өзекләр күрсәттеләр.
-
«Безнең күңелләрдә син, Тукай!» 28.04.2018

27нче апрель көнне мәктәптә бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган атналык кысаларында шигырь уку бәйгесе үткәрелде. «Безнең күңелләрдә син, Тукай!» дигән темага Садриева Фәридә Азат кызы җитәкчелегендә 5нче сыйныф укучылары арасында узган бәйгедә татар төркемнәрендә укучылар белән беррәттән рус төркемнәрендә белем алучы балалар да бик теләп катнашты. Рус төркемнәре арасыннан Иванова Милена (5В); татар төркемнәре арасыннан Ахметханов Айдар (5Б) иң яхшылар дип билгеләнде.
Бәйгедә катнашкан укучыларга рәхмәт белдерелде.
-
“Мин яраткан әкиятләр” 27.04.2018

27нче апрель көнне 3нче А сыйныфы укучылары Гатиева Гөлназ Разаэл кызы җитәкчелегендә “Мин яраткан әкиятләр” дигән темага проект эшләре якладылар. Укучылар үзләре яраткан әкиятләр турында зур кызыксыну белән, мавыктыргыч итеп сөйләделәр.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 26.04.2018

26 нчы апрель көнне мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Кариева Р.И. һәм Сәхбеева Э.И. оештыруында “Тукай безнең йөрәкләрдә” исемле әдәби кичә узды. Бәйрәмдә укучылар бөек шагыйребезнең шигырьләрен сөйләп, музыкаль уен коралларында уйнап, биеп күңел ачтылар. Бөек туган телебезгә, бөек шагыйребезгә дан җырладылар.
-
Тукай көннәре дәвам итә! 25.04.2018

Бүген, 25нче апрельдә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәхмиева С.Ф. 5нче сыйныф укучылары арасында Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина уздырды. Укучылар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. 5нчеБ укучылары I урын, 5нче А - II урын һәм 5нче В - III урын яуладылар. Котлыйбыз!
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 24.04.2018

23 нче апрель көнне шәһәребезнең 4нче лицеенда “Тукай исән, җыры күңелләрдә!” исемле районкүләм шигырь укучылар бәйгесе узды. Мәктәбебездән Гыйләҗева Риана (3А) гран-при, Исламова Мәдинә (3Б) 1 нче урын, Гимранова Самира (3Б) 2 нче урын, Джавадова Айсун (6А) 1 нче урыннарны яуладылар. Афәрин!
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 24.04.2018

24 нче апрель көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нургалиева Г.М. җитәкчелегендә башлангыч сыйныфларга “Рабит Батулла – әкиятләр остасы” дигән темага әдәби-иртә уздырылды. Укучылар язучының әкиятләрен укыдылар, тыңладылар, сәхнәләштерделәр.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 23.04.2018

23 нче апрель көнне мәктәбебездә Татар теле һәм әдәбияты атналыгы ачык дип игълан ителде. Укучыларның Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсем һәм кул эшләре күргәзмәләре оештырылды.







