Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №4 города Азнакаево» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”
Визитная карточка
Адрес: | 423332, Республика Татарстан, Азнакаевский район, город Азнакаево, ул. М. Хасанова, дом 5 |
Телефон: | +7(855)-927-78-33 |
E-Mail: | S4.Azn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Лицей №4г.Азнакаево"АМР РТ |
Руководитель: | Шайдуллин Ильмир Нашатович |
Год основания учреждения: | 1962 |
У нас учатся: | 527 учащихся |
У нас учат: | 41 учителей |
Доска объявлений/Белдерүләр тактасы
Туган тел көне
Опубликовано: 21.02.2023“Азнакай шәһәре 4 нче лицее”нда Халыкара туган тел көненә багышлап төрле чаралар уздырылды. Бай һәм аһәңле туган телебезгә багышланган “Сүз эчендә җәүһәр бар” исеме астында 6 нчы сыйныф укучылары арасында интеллектуаль бәйге узды. Укучылар мәкаль һәм әйтемнәр, фразеологик әйтелмәләр кертеп әкиятләр уйладылар, телгә багышланган кроссворд һәм ребуслар чиштеләр.
Туган телебезнең байлыгын, матурлыгын, гүзәллеген, тапкырлыгын, фикри тирәнлеген ачу максатыннан 8 нче сыйныф укучылары арасында “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” шигаре астында тапкырлар һәм зирәкләр өчен викторина үткәрелде. Әлеге чаралар укучыларны тылсымлы тел дөньясына алып кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә өйрәтә. Шулай ук һәр сыйныфта Туган тел көненә багышланган класс сәгатьләре үткәрелде.
К списку новостей