МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Сарлы» Азнакаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Сарлы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423315, с. Сарлы, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-923-65-22 |
| E-Mail: | Minzilya.muhammadiev@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Сарлы"Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мухаммадиева Минзиля Миргалиевна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 38 учащихся/ 38 укучы, Сарлы балалар бакчасында - 2 тәрбияләнүче, Буляк балалар бакчасында- 6 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 16 педагогов/ 16 педагог, балалар бакчасында 4 тәрбияче, 4 воспитателя |
Новости главные
Спортчылар белән очрашу.Встреча спортсменами
Опубликовано: 11.02.2023Февраль аеның беренче декадасы безнең мәктәп очрашуга әзерләнеп, һәр иртә яңа планнар, яңа эшләр белән башланды. Күптән хыялланган очрашу 10 февраль гә билгеләнде.Кемнәр белән очрашу диясезме? Сарлы урта мәктәбен төрле елларда тәмамлаган, үзенең тормышында нәсел җепләре Сарлы авылына бәйләнгән спорт ветраннарын чакырдык без. Хөҗҗәтов Мәннәф Сөләйман улы, Тимбаков Фанис һәм Рашит Тәлгат уллары, Сәгыйтдинов Таһир Җәүдәт улы, Сахапов Рәмис Рәзиф улы чакырылган кунакларыбыз. Абыйлар мәктәпкә дулкынланып, сөенеп килделәр. Килгән кунакларны ишек төбеннән үк яшь армия сафларында тәрбияләнүчеләр каршы алды. Залга аларның грамоталары, кубоклары, рәхмәт хатлары, таныклыклары, вымпелларыннан торган күргәзмә ясалды. Бәйрәм укучыларның чыгышларыннан, җыр- бию, спортчыларга сораулар белән үрелеп барды. Сарлы авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Ленар Мөһәррәм улы, мәктәп директоры Сәгыйтдинов Рафаэль Мөдәрис улы кунакларны сәламләп, аларга сәламәтлек гаилә бәхете теләделәр. Муеннарына медальләрен аскан спортчылар укучылар алдында чыгыш ясаганда дулкынлануларын яшермәделәр.Күп еллар элек тәмамлаган мәктәбенә кире кайтып чыгыш ясау зур горурлык икәнен әйттеләр.Кичә спортчылар белән фотога төшү белән тәмамланды.
Очрашу күңелләрдә якты эз калдырып, киләчәккә яңа өметләр уятып сизелмичә үтте. Һәрберебез кичәдән үзенә яңа көч, яшәргә яңа энергия һәм тормыш яме алды .Бу очрашу ярдәмендә укучыларыбызда спортка карата уңай сыйфатлар тәрбияләргә тырыштык.Очрашуга килгән спортчыларның һәркайсына сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез.
К списку новостей










