• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Азнакаевский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Сарлы» Азнакаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Сарлы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе»

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Сарлы» Азнакаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Сарлы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423315, с. Сарлы, ул. Школьная, д. 2
Телефон: +7(855)-923-65-22
E-Mail: Ssar.Azn@tatar.ru,Ssar.azn@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ с.Сарлы"Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Мухаммадиева Минзиля Миргалиевна
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 49 учащихся/ 49 укучы, Сарлы балалар бакчасында - 5 тәрбияләнүче, Буляк балалар бакчасында- 3 тәрбияләнүче
У нас учат: 16 педагогов/ 16 педагог, балалар бакчасында 4 тәрбияче, 4 воспитателя

Новости главные

Ленинград блокадасы- Ленинградская блокада

Опубликовано: 27.01.2020

Бүген мәктәптә Ленинград блокадасында катнашкан авылдашларыбызның биографиясен өйрәнү буенча тәрбия сәгате уздырылды. 

Сарлы авылында 1912 елда Харис бабай гаиләсенең икенче баласы булып туган Усманова БибиМәфтуха әби бүгенге көндә дә безнең күңелебездә яши. Балачагы 1921 елгы ачлыкларны күреп узса, яшьлек еллары колхозлашу елларына тоташа. Яшьтән басу-кырларда әти-әнисенә иген үстерешеп, көзләрен ындыр табагында ашлык  сугып, кышларын киндер сугып үскән ул.

1936 елны авылның Вәгыйз исемле милиционер егетенә тормышка чыга. Вербовка белән эшкә җибәрелгән ирен Ленинградка озатып калган Мәфтуха әби, озакламый үзе дә каенсеңлесе һәм кечкенә уллары белән ире янына китә.

Матур гына яшәп, эшләп йөргәндә илне тетрәндергән сугыш башлана. Вәгыйз бабайны шунда ук сугышка алалар. Шул китүдән аңа кире әйләнеп кайту насыйп булмый-озак та үтми “хәбәрсез югалды” дигән кара язу килә.

Мәфтуха әби каенсеңлесе һәм ике улы, авылдан бергә киткән Закирә апа белән баракның бер бүлмәсендә торып кала. Хатын-кызлар окоп казырга йөри башлый. Баштарак трамвайлар йөрсә дә, күп тә үтми аларга юллар бетә, электр, җылылык челтәре эшләми башлый. Мәңге онытылмас блокада көннәре башлана. Окоп казырга йөргән кешеләргә көнгә 200 г икмәк бирәләр, ләкин ул кемгә генә җитсен?! Ачлык үзенекен итә: башта кече улы, соңрак беренче улы да күзләрен мәңгегә йома. Бомбалар төшеп ярылудан ватылган тәрәзәләрдән кергән кышкы суыклардан чүпрәк-чапрак ягып җылытылган кар сулары гына аларның гомерен саклап кала алмый шул. Өлкәннәрне дә көннән көн хәлсезлек баса. Нева буена суга, паеккатуры килгән икмәккә барган җирдә хәлсезләнеп ятып калган кешеләрнең үтеп киткәндә кар астыннан чәчләре җилфердәп күренеп торуларына да ияләшеп бетәләр, чөнки аларны җыеп күмү өчен кешеләрнең хәлләре юк, техника турында әйтеп тә торасы түгел. Өйләрнең аерым бүлмәләренә генә үлгән кешеләрне җыеп баралар.

Дәһшәтле блокада көннәре 1944 елның гыйнварына кадәр дәвам итә. Совет гаскәрләре блокаданы өзеп, февраль аенда Ленинград кешеләрен эвакуацияләү башлана. Ладога күле аша чыгалар. Бу боз юлын- “ Тормыш юлы”, дип атыйлар.

Азнакай районыннан киткән кешеләр 8 мартка юлларда мең газаплар күреп, ачлык авыруларны җинеп, авылларга кайтып төшәләр. Район үзәгеннән аларны җигүле атлар белән каршы алалар. Сөйләшерлек тә хәлләре калмаган шул. Чырайлары танырлык булганчы аларга терелү өчен бер ай вакыт кирәк була.

Туган якта да хәлләр мөшкел-бар да хатын-кыз, картлар, балалар җилкәсендә. Бераз хәлләнгәч Мәфтуха әби Тымытыкта тракторчылар курсында 6 ай укып, 1946 елга кадәр тракторда эшләгэн. Тормыш авырлыклары һаман сынавын дәвам иткән: Берлингача барып җитеп, җиңү белән кайткан Вәли солдатка, аның ятим калган өч баласына әни булырга ризалык биреп, кияүгә чыга. Ул вакыттагы җан асрау өчен газаплы үткән көннәр турында  исән-сау үскән ул чордагы Вәли бабай балалары Мәфтуха әбигә үзләренең рәхмәтләрен хәзер дә җиткереп торалар. Өч бала янына тагын лачындай дүрт ир-егет үстерәләр бу гаиләдә.

Усманова Бибимэптуха апанын балалалары, оныклары оныкчыклары анын язмышы белэн горурланып яшилэр 



К списку новостей