• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района РТ»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423300, РТ, г.Азнакаево, ул. Ленина,23
Телефон: 8(85592)7-50-77; 7-50-63
E-Mail: aznuo.priemnaya@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ УО
Руководитель: Гилязова Зульфия Султангировна

Новости

“МИЛЛИ МӘГАРИФ: ТРАДИЦИОН КЫЙММӘТЛӘР ҺӘМ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР” районкүләм форумы

Опубликовано: 20.08.2026

2026 нчы елның 20 нче августында Тымытык  урта мәктәбендә Азнакай Татарстан Дәүләт Советы депутаты Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчесе Гыйләҗева З. С.,Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре  кандидаты, Татарстанның халык укытучысы Шәмсетдинова Р. Р., педагогика фәннәре кандидаты, Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты доценты, “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларының баш мөхәррире, язучы, журналист Закирова Г. Р., Казан шәһәре 146 нчы лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы; Бөтенроссия  “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесе  җиңүчесе, Бөтенроссия туган тел һәм әдәбияты укытучылары бәйгесенең  гран-при иясе Мөхәммәтова А.М. катнашында милли мәгарифкә багышланган районкүләм форум узды.           

Катнашучылар татар халкының милли ризыкларыннан  авыз иттеләр. Милли гореф-гадәтләрне саклауга юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру максатыннан  үткәрелгән  республика грант бәйгесе җиңүчеләренең проектлары белән таныштылар.

Чыгышларда Азнакай районында милли мәгарифнең торышы һәм көнүзәк мәсьәләләр, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Рәсимә Шәмсетдинова милли мәгариф алдына заман куйган актуаль проблемалар хакында сөйләде. “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларының тәрбия бирүдә, милли үзаңны үстерүдә  роле белән Гөлүсә Закирова таныштырды. Яшь укытучының уңыш юлы серләрен Айсылу Мөхәммәтова ачты. Урманай урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Ләйсән Шакирова студент буларак беренче сүзен форумда катнашучыларга җиткерде.

Чарада укытучыларга хезмәтләре өчен  төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.

Пленар өлешеннән соң секцияләр утырышларында  эш дәвам ителде.Форумда катнашучылар татар халкының бай мирасын, милли традицияләрен  популярлаштыру, белем бирү оешмаларының татар телен өйрәтү юнәлешендә эшчәнлеген уңай бәяләделәр.



К списку новостей