МКУ «Управление образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423300, РТ, г.Азнакаево, ул. Ленина,23 |
| Телефон: | 8(85592)7-50-77; 7-50-63 |
| E-Mail: | aznuo.priemnaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ УО |
| Руководитель: | Гилязова Зульфия Султангировна |
Новости
"Татарча диктант" акциясе-2026
Опубликовано: 25.04.2026Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 25 нче апрель көнне Азнакай мәгариф идарәсе оештырган Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды.
Районыбызның 23 мәктәбе диктант язу мәйданчыгы булып торды. Габдулла Тукайның “Бәхет” дигән диктант текстын татар теле һәм әдәбияты укытучылары укыды.
Диктант язуда үзләренең белем дәрәҗәсен укучылар, укытучылар, ата-аналар һәм теләге булган һәркем сынап карый алды. Акциянең максаты - татар теленә һәм мәдәниятына игътибар җәлеп итү, дөнья буйлап таралып яшәгән татарларны берләштерү,тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үз аңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту. Барлыгы акциядә 3860 кеше катнашты.
К списку новостей













