• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района РТ»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423300, РТ, г.Азнакаево, ул. Ленина,23
Телефон: 8(85592)7-50-77; 7-50-63
E-Mail: aznuo.priemnaya@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ УО
Руководитель: Гилязова Зульфия Султангировна

Новости

Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр

Опубликовано: 22.04.2025

2025 нче елның 22нче  апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Азнакай шәһәре мәгариф идарәсе һәм 8 нче мәктәбе белән берлектә  «Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференция татар мәгърифәтчесе, галим Каюм Насыйриның 200 еллыгына, аның педагогик мирасын өйрәнүгә багышланды. Катнашучыларны Татарстан Республикасы татар теле һәм әдәбияты ассоцияциясе җитәкчесе, Татарстанның Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Рүзилә Фәттахова сәламләде.

Чарада Азнакай,Сарман,Зәй,Баулы районнарыннан гомуми белем бирү оешмаларының педагог-практиклары «Татар төбәк тарихын, аның гореф-гадәтләрен өйрәнү» һәм «Каюм Насыйри:кичә,бүген,иртәгә» секцияләрендә чыгыш ясадылар.  

Укытучылар халыкларның милли мәдәнияте үзенчәлекләрен өйрәнү, мәгариф хезмәткәрләренең милли традицияләрне өйрәнүгә һәм аңлауга кызыксынуын үстерү; үз этник чыгышын аңлау, үз халкының тарихын, телен, мәдәниятен, Россия халыкларының мәдәни мирасы нигезләрен белү; гражданлык-патриотик тәрбия, Ватанга хөрмәт кысаларында милли үзаң формалаштыру, Россия гражданлык үзенчәлеген тәрбияләү буенча үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Барлык чыгыш ясаучыларга нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм алга таба иҗади уңышлар телибез!

 



К списку новостей