МКУ «Управление образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423300, РТ, г.Азнакаево, ул. Ленина,23 |
| Телефон: | 8(85592)7-50-77; 7-50-63 |
| E-Mail: | aznuo.priemnaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ УО |
| Руководитель: | Гилязова Зульфия Султангировна |
Новости
21нче февраль – Халыкара Туган тел көне
Опубликовано: 21.02.202521нче февраль – Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан – ел үзенең даирәсен киңәйтә бара.
Бүген 2 нче мәктәптә «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» дип исемләнгән «Башваткыч» уены узды. Чарада 3нче А, 7 нче А һәм Б сыйныфы укучылары көч сынаштылар, телләргә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, телебезне бизәүче телбизәк сүзләребез — мәкаль-әйтемнәрне бирелгән рәсемнәрдән таптылар.
Яраткан язучыбыз Фәнис Яруллинның шундый сүзләре бар: «Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый». Кыңгырау гел чыңлап торсын өчен, тел югалмасын өчен үз телеңдә сөйләшергә кирәк. Һәр милләт кешесе үз телен яратырга һәм башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
К списку новостей













