МКУ «Управление образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 423300, РТ, г.Азнакаево, ул. Ленина,23 |
Телефон: | 8(85592)7-50-77; 7-50-63 |
E-Mail: | aznuo.priemnaya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ УО |
Руководитель: | Гилязова Зульфия Султангировна |
Новости
«Заманча күптелле шәхес тәрбияләү һәм укыту чарасы буларак туган телдә белем» республикакүләм семинар-практикум
Опубликовано: 30.10.202330 октябрь көнне Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче татар гимназиясе базасында Татарстан Республикасының милли мәгариф өчен җаваплы методистлары өчен «Заманча күптелле шәхес тәрбияләү һәм укыту чарасы буларак туган телдә белем» республикакүләм семинар-практикум узды.
Семинарда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Р.Р.Шәмсетдинова "Мәктәптә туган тел һәм әдәбият укытуның сыйфатын күтәрүдә укытучылар белән методик эш алымнары" турында сөйләде, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының психолого-педагогик үзәк директоры К.Ш.Шәрифҗанова "Мәгълүмати белем бирү шартларында укытучыларның һөнәри осталыкларын күтәрүдә шәхси траекторияләр" дигән темага тренинг үткәрде .
Азнакай муниципаль районы мәгариф идәрәсенең милли мәгариф өчен җаваплы методисты Г.Г.Зарипова милли мәгариф буенча нәтиҗәле эш оештыру турында тәҗрибә белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли идарә җитәкчесе И.И.Халиков Татарстан Республикасы милли мәгариф системасы торышы. 2 нче чиректәге актуаль чаралар турында мәгълүмат бирде.
К списку новостей