МКУ «Управление образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 423300, РТ, г.Азнакаево, ул. Ленина,23 |
Телефон: | 8(85592)7-50-77; 7-50-63 |
E-Mail: | aznuo.priemnaya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ УО |
Руководитель: | Гилязова Зульфия Султангировна |
Новости
“Милли мәгарифне.Көнүзәк мәсьләләр” районкүләм форумы
Опубликовано: 23.08.20232023 нче елның 23 нче августында Мәдәният Сараенда Азнакай районы башлыгы Шәйдуллин М.З., Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчесе Гыйләҗева З. С., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның халык укытучысы Шәмсетдинова Р. Р., район башлыгы урынбасары Галиева Р.А., Азнакай районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйләҗев Д.Р. катнашында милли мәгарифкә багышланган районкүләм форум узды.
Чыгышларда Азнакай районында милли мәгарифнең торышы һәм көнүзәк мәсьәләләр, цифрлаштыру шартларында балалар бакчаларында туган телдә тәрбия һәм белем бирү, шәхси уңыш принцибы аша олимпиадаларда җиңүгә ирешү буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Рәсимә Шәмсетдинова милли мәгариф алдына заман куйган актуаль проблемалар хакында сөйләде.
Форумда катнашучылар татар халкының бай мирасын, милли традицияләрен популярлаштыру, белем бирү оешмаларының татар телен өйрәтү юнәлешендә эшчәнлеген уңай бәяләделәр.
К списку новостей