• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района РТ»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423300, РТ, г.Азнакаево, ул. Ленина,23
Телефон: 8(85592)7-50-77; 7-50-63
E-Mail: aznuo.priemnaya@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ УО
Руководитель: Гилязова Зульфия Султангировна

Новости

Педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарә кадрларының республика форумы.

Опубликовано: 16.08.2022

 16 август көнне Казан шәһәренең «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарә кадрларының республика форумы узды.

Форумга  татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары,  укыту һәм тәрбия теле татар теле булган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләре, тәрбиячеләр,  гомуми белем бирү оешмаларыныӊ директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырулы иде. Азнакай районыннан әлеге чарада мәктәпләрдән һәм  балалар бакчаларыннан делегатлар катнашты

Катнашучылар өчен күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылды. Форум кысаларында туган телдә укытуны оештыру һәм татар телен укыту, тел мохитен булдыру, татар телен, мәдәниятен, үз халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә мотивацияне арттыру өчен цифрлы белем бирү ресурсларыннан файдалану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашында пленар утырыш узды. Шул ук чарада 2 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла кызы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгыныӊ «Мәгарифтәге казанышлары өчен» мактау грамотасы белән бүләкләнде.



К списку новостей