МКУ «Управление образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 423300, РТ, г.Азнакаево, ул. Ленина,23 |
Телефон: | 8(85592)7-50-77; 7-50-63 |
E-Mail: | aznuo.priemnaya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ УО |
Руководитель: | Гилязова Зульфия Султангировна |
Новости
Кәрим Тинчурин исемендәге "Ул кабызган утлар балкышы" V Бөтенроссия мәктәпләре фестивале
Опубликовано: 23.11.2021Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тарафыннан 2021 нче елның сентябрь-ноябрь айларында V Бөтенроссия мәктәпләре фестивале игълан ителде. Бөтенроссия иҗат фестивале Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 134 ел тулуга багышланды. Бу бәйгедә Кәрим Тинчурин иҗаты һәм театр сәнгате белән тирәнтен кызыксынып, үз фикерләрен һәм хисләрен дөрес итеп тасвирлый алган, эшләре иҗади һәм үзенчәлекле булган 5-11нче сыйныф укучылары катнашты. Азнакай шәһәре гимназиясе укучысы Самигуллина Сабина “Спектакльдән җыр” номинациясендә 2 урынга лаек булды. Җитәкчесе Фасыева Диләрә Марс кызы.
К списку новостей