МКУ «Управление образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 423300, РТ, г.Азнакаево, ул. Ленина,23 |
Телефон: | 8(85592)7-50-77; 7-50-63 |
E-Mail: | aznuo.priemnaya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ УО |
Руководитель: | Гилязова Зульфия Султангировна |
Новости
Башлангыч сыйныф укытучыларының язгы секция утырышы
Опубликовано: 23.03.2021Ике мең егерме беренче елның 23 нче март коне Кәкре-Елга гомуми урта мәктәбендә "Укытучы портфолиосы. Универсаль уку гамәлләрен кулланып заманча укытуга ирешү" темасына башлангыч сыйныф укытучыларының секцион утырышы булды. Утырышны мәктәп директоры Илнур Имамутдинов ачып җибәрде. Башлангыч сыйныф укытучыларының эш тәҗрибәләре, уңышлары белән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айдар Хайруллин таныштырды. Кәкре-Елга мәктәбе укытучыларының Джуманова Ландыш "Укытучы портфолиосы, анын торлэре", Имамова Рәмзия "Дэреслэрдэ универсаль уку гамэллэрен куллану", Гарифуллина Лениза "Портфолио нинди була ала", Хабирова Дания "Укучы портфолиосы- укытучының тырыш хезмәт нәтиҗәсе", Загитова Ләйлә "Авыл укытучысы - 2020" конкурсы җинүчесе “Җинүгә ничек ирешеп була?”, Мухаметзянова Татьяна Анатольевна "Нэрсэ ул укучы портфолиосы. Ул нинди була?" дигән тема буенча теоретик һәм видео-чыгышлары, тугэрәк остәл артында практик эшләре, ата-аналар жыелышы һәм укытучы портфолиосы дигән темаларга мастер-класслары, “Агро класс” проекты һәм Татарстанда “Туган тел”елына багышланган зәвыклы күргәзмә-чыгыш, балаларның “Нәүрүз бәйрәме” чыгышлары белән тулыланып барды. Башлангыч сыйныф укытучыларының методисты Ахунова Л. М. дәрестә яңа технологияләр кулланып белем сыйфатын, укучының сәләтен үстерү юлларын арттырырга кирәклегенә басым ясады. Кәкре Елга башлангыч сыйныф укытучыларының эшләренә унай бәя бирде, семинарны югары дәрәҗәдә оештырганнары очен мәктәп администрациясенә рәхмәтен җиткерде.
К списку новостей