МКУ «Управление образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423300, РТ, г.Азнакаево, ул. Ленина,23 |
| Телефон: | 8(85592)7-50-77; 7-50-63 |
| E-Mail: | aznuo.priemnaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ УО |
| Руководитель: | Гилязова Зульфия Султангировна |
Новости
ЕГЭ с родителями
Опубликовано: 27.02.2019
Бөтенроссия акциясе кысаларында 26 февральдә Азнакайның 5 нче урта мәктәбе базасында чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Әлеге чара быел өченче тапкыр оештырыла. Катнашучылар имтихан процедурасының оештырылуы белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Билгеле булганча, әти-әниләр укучыларга караганда ныграк дулкынланалар. Шул ук вакытта, балаларның имтиханнарга җитди каравы, мәктәпләрдә зур әзерлек баруы турында әйттеләр; мәктәп программасын үзләштергән һәр бала БДИ бирә алырга тиеш, дип исәплиләр әти-әниләр.
Имтиханда Азнакай районы башлыгы урынбасары Н.М.Нәгыймов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе А.М.Рахманов, җитәкче урынбасарлыры Л.М.Ахмадишина, А.Я.Раупова катнаштылар.
К списку новостей













