Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад присмотра и оздоровления №19 «Тамчыкай» г.Азнакаево
Визитная карточка
Адрес: | 423332, г. Азнакаево, ул. Просторная, д. 5 |
Телефон: | +7(855)-929-80-01 |
E-Mail: | D19.azn@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад присмотра и оздоровления №19 «Тамчыкай» г.Азнакаево» |
Руководитель: | Челышева Светлана Фелексовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 188 воспитанников |
У нас учат: | 18 педагогов |
Новости детского сада
Нәүрүз
Опубликовано: 23.03.2023Язны каршылау -Нәүрүз-бәйрәмен үткәрү, балалар бакчасында матур традициягә әверелде. Нәүрүз-иң матур, күптән көтелгән йола бәйрәмнәренең берсе. Нәүрүз фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә “яңа көн”, “яңа ел” дигәнне аңлата. Балалар бакчасында милли тәрбиягә аерым игътибар бирәбез. Районыбыз территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән бәйле төрле чаралар үткәрәбез. Бу көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр язны каршы алалар. Бүген безнең балалар бу бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Нәүрүз бәйрәме язның традицион очрашуыннан башланды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар халык уеннары уйнадылар, матур җырлар җырладылар, биеделәр. Яз һәм Нәүрүз турында шигырьләр сөйләделәр. Башыннан ахырына кадәр бәйрәм күңелле барды. Балалар үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. Мондый фольклор бәйрәмнәр халыклар арасында дуслыкны сакларга ярдәм итә. Халык бәйрәмнәренә, туган телебезгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли.Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне сакларга булышалар
К списку новостей