• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №3 «Айсылу» г. Азнакаево Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/ Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “ Катнаш төрдәге 3 нче “ Айсылу” балалар бакчасы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423331, г. Азнакаево, ул. Ленина, д. 25
Телефон: +7(85592) 9-56-51
E-Mail: d3.azn@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад комбинированного вида №3 "Айсылу" г.Азнакаево
Руководитель: Фарукшина Гульназ Маратовна
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: детей 107 воспитанника / 107 бала
У нас учат: 16 педагогов/ 16 педагог

Основные сведения/ төп мәгълүмат

О детском саде.

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №3 «Айсылу» города Азнакаево функционирует с 1962 года.

 

Короткое название: МБДОУ «Детский сад №3 «Айсылу» г. Азнакаево

Адрес дошкольного образовательного учреждения: 423331, Республика Татарстан, город Азнакаево, ул.Ленина 25

Телефонный код города: 8(5592) телефон: 9-56-51

e-maild3.azn@mail.ru

Заведующий: Фарукшина Гульназ Маратовна
Телефон 8(5592) телефон: 9-56-51

e-maild3.azn@mail.ru

График работы: с 8.00-17.00 (ежедневно), выходной суббота, воскресенье

 Учредителем МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №3 «Айсылу» г. Азнакаево является Исполнительный комитет Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан.

Отдельные функции в области кадрового, информационного, организационно- содержательного, методического, материально- технического обеспечения деятельности Учреждения осуществляет Учредитель или орган учредителя, которому переданы полномочия Учредителя.

Юридический адрес учредителя: 423330, Россия,  Республика Татарстан, Азнакаевский район, г. Азнакаево,  ул. Ленина, дом 22, Режим работы: с 8.00 до 17.00 ч. Справочный телефон – (85592) 72020, 72483;  факс: (85592) 7-20-31. E-mail: aznakay@tatar.ru, adm-znakay@mail.

 

Старший воспитатель: Исламова Роза Хабибулловна,

Телефон 8(5592) телефон: 9-56-51

e-maild3.azn@mail.ru

График работы: с 8.00-15.12 (ежедневно), выходной суббота, воскресенье

 Бакчаның метериаль базасы: Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе барлык кирәкле укыту җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Белем бирү бурычларын тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасы музыка залы, рус теле бүлмәсе, методик бүлмә заманча җиһаз һәм укыту-методик комплектлар белән тулыландырылган.

Балалар бакчасында 6 төркемдә 124 бала тәрбияләнә.

      Бакчаның балаларга белем һәм тәрбия бирүдә төп юнәлешләре:

 -Балаларга ике дәүләт телен өйрәтү эшчәнлегендә заманча технологияләр, укыту-методик комплектлар  кулланып эшләү;

-Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту, аларның  физик һәм психик үсеше өчен мөмкинлекләр тудыру;

-Балаларга халык  принципларына нигезләнеп, яңа педагогик алымнар кулланып, балаларга әхлак һәм патриотик тәрбия бирүне дәвам итү;

-Балаларга экологик тәрбия бирүне, экологик күнекмәләр  формалаштыруны дәвам итү;

-Балалар бакчасы һәм гаиләнең хезмәттәшлеген арттыру.

- Балалар бакчасының төп бурычлары итеп милли-региональ компонентка таянып, милли мәдәният белүче һәм дәвам итүче шәхес формалаштыру һәм халык педагогикасы принципларны нигезләнеп, яңа педагогик алымнар кулланып балаларга әхлак һәм патриотик тәрбия бирү торалар. Бу ике юнәлеш бер-берсен тулыландырып, үрелеп алып барыла.

 

Әйләнә-тирә мохит. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шәһәрнең үзәгендә урнашкан. Балалар бакчасының уң ягында супермаркет, сул ягында Методик үзәк бинасы, артында 8нче урта мәктәп. Шәһәребездә барлыгы 19 балалар бакчасы булуына карамастан бакчага йөрүче балалар саны нормадан бик югары. Балаларның бакчага күп булып йөрүе балалар бакчаның ныклы материаль базасы булуында.   Балалар бакчасы шәһәребездә гомуми 8нче урта мәктәп, балалар китапханәсе, мәдәният йорты, “Дельфин”спорт үзәге, балалар иҗади үзәге,музей белән тыгыз элемтәдә тора.

 Кадрлар белән тәэмин ителү. Балалар бакчасының мөдире фарукшина Гөлназ Марат кызы,югары белемле. Өлкән тәрбияче Исламова Роза Хабибулла кызы, югары белемле. Бакчада 17 педагог: 1 педагог махсус урта белемле һәм  16 педагог югары белемле. Арасыннан2 педагогюгары квалификацион  категориягә ия, 10беренче квалификацион категориягә,5 - категориясезБалалар бакчасында тәрбиячеләрдән тыш логопед, музыка җитәкчесе, рус теле тәрбиячесе бар. План нигезендә тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын арттыру буенча эзлекле эш алып барыла.  Тәрбиячеләр педагогик киңәшмә утырышларында үзләренең яңа укыту-методик комплектлар белән эшләү  буенча эш тәҗрибәләре белән бик  теләп уртаклашалар, киңәшләшәләр. Шулай ук тәрбиячеләр район, республика күләмендә узган балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча семинарларда теләп эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Педагогик коллективка яшь тәрбиячеләр өстәлделәр. Алар үзләренең эш стажлары аз булуына карамастан, тырышып эшлиләр, белмәгән әйберләрен өлкәнрәк яшьтәге остазлардан өйрәнәләр.

Балалар бакчасы базасында район һәм республика күләмендәге семинарлар бик уңышлы үтәләр.

Белем бирү процессы. Балалар бакчасында белем бирү процессы Н.Е.Веракса, Т.С. Комарова, М.А. Васильева редакциясендә чыккан «Туганнан алып мәктәпкә кадәр. Мәктәпкәчә мәгарифнең якынча төп белем бирү программасы», (ФГОС ка туры килә), нигезендә алып барыла.

        Балалар бакчасында кулланылган программалар мәктәпкәчә яшьтәге балаларда гомуми культура хәзинә үрнәкләре формалаштыру,  физик, интеллектуаль һәм шәхси сыйфатлар тәрбияләү һәм балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга юнәлтелгән.

      Балалар бакчасында укыту процессын оештыруда заманча формалар кулланыла: бердәм эшчәнлек төркемнәрдә һәм индивидуаль алып барыла. Мондый формаларны куллану тәрбиячегә, белем бирү максатларын,  балага якын килеп,  аның эшләү дәрәҗәсен, үзләштерү тизлеген исәпләп, төзергә мөмкинлек бирә. 

Балалар бакчасында предметлы-үстерешле тирәлекне яңарту процессы  бара.  Уен һәм дидактик материалның уңайлы һәм урынлы урнаштырылуы балаларга төрле эшчәнлекләр белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр тудыра.

Уен – балаларның төп эшчәнлеге. Уен вакытында булачак шәхеснең нигезләре салына. Бу үзенчәлекне исәпкә алып, төркемнәрдә : «Матурлык салоны», «Супермаркет», «Шифаханә»  һ.б.уен почмаклары булдырылды.

Балаларга эстетик тәрбия бирү буенча эшчәнлек тәрбия процессының төрле яклары белән бәйләнгән. Педагоглар балаларда уен, хезмәт эшчәнлегендә матур әдәбият һәм сәнгать әсәрләре аша эстетик зәвык тәрбиялиләр.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә музыкаль-сәнгать эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә.

Бакчаның музыка җитәкчесе  музыкаль белем бирү процессына иҗади якын киле, балалар белән эшләүдә кызыклы алымнар кулланып һәр балага аерым якын килеп, балаларның төрле яклап тиешле югарылыктагы музыкаль белем алуларын тәэмин итә. Шундый максатчан эш нәтиҗәсендә бакчада тәрбияләнеп чыккан балаларның күбесе белем алуларын Сәнгать мәктәбендә дәвам итәләр, район Мәдәният йортында   оештырылган бию түгәрәкләренә йөриләр.

       Бакчада «Карга боткасы», «Масленица», «Сабантуй», «Нәүрүз», «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе» бәйрәмнәрен билгеләп үтелә.

Балалар өчен курчак театрлары, сәламәтлек көннәрен бергәләп бәйрәм итү бик матур традициягә әйләнде.

Балаларның сынлы сәнгатьтә иҗади сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Классик рәссамнарның әсәрләре белән, халыкларның декоратив-гамәли  сәнгате үрнәкләре белән танышалар.

Нәфасати эшчәнлектә төрле технологияләр, алымнар куллануга, композиция, материал, сюжет сайлауга ирек бирү, балага үз-үзен күрсәтә алуга мөмкинлек бирә, иҗат итү һәм танып белү сәләтен үстерү.

План нигезендә башкарылган максатчан эш нәтиҗәсендә балаларыбыз рухи яктан баедылар, аларның иҗат мөмкинлекләре ачылды,  нәфасати эшчәнлекләрдә уңай күнекмәләр формалашты.  

Сәламәтләндерү эше.

Физкультура-сәламәтләндерү эшен дөрес оештыру нәтиҗәсендә балаларның авыру очракларыкүрсәткече сизелерлек кимеде. Бу тотрыклы күрсәткечнең төп факторлары булып түбәндәгеләр тора:

-                      медицина кабинеты булуы;

-                      спортмәйданчыгы булуы;

-                      мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең медицина кадры белән тәэмин ителеше (шәфкать туташы)

Балалар арасында авырулар очракларын киметү максатыннан сезонлы тын юллары авырулары кискенләшкән вакытларда, профилактика чаралары үткәрелә: фитотерапия,  поливитаминннар кабул итү, чыныктыру чаралары, үз-үзеңне массажлау, сулыш гимнастикасы ясау. Физик культура эшчәнлегендә баланың умыртка баганасын дөрес формалашырга ярдәм итәрлек күнегүләр кертелә. Табиблар (педиатрлар) күзәтүендә 5-7 яшьлек балаларның диспансеризация үтүенә зур игътибар бирелә. Нинди дә булса  патологияләр ачыкланса  сәламәтләндерү буенча чаралар билгеләнә.

Әти-әниләр белән эш. Белем бирү процессында катнашучыларның берсе булып тәрбияләнүчеләрнең  әти-әниләре (законлы вәкилләр) тора. Алар арасындагы мөнәсәбәт гамәлдәге законга,  балалар бакчасы Уставына, әти-әниләр һәм балалар бакчасы арасындагы килешүгә таянып, җайга салына. Әти-әниләр һәм балалар бакчасы арасындагы килешү һәр гаилә белән аерым төзелә,  һәм ул баланың бакчада булган вакытында уңай шартлар тудырырга һәм аның индивидуаль узенчәлеген, мөмкинлекләрен, әти-әниләрнең таләпләрен, теләкләрен  исәпкә алып, белем бирү өлкәләренең барлык төрен тәкъдим итүне гарантияли. Безнең балалар бакчасында әти-әниләргә белем бирү процессына, тәрбия чараларына катнашырга, тәрбияче белән балаларның эшчәнлеге барышында, режим моментларына ирекле рәвештә керергә мөмкинлекләр бирелә. Тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән традицион формадагы эшләр: консультацияләр, очрашулар, әңгәмәләр, җыелышлар тәрбия өлкәсендә билгеле бер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта җитәкчелекнең, бакча педагогларының, әти-әниләрнең тыгыз элемтәдә булуы, бердәм эшчәнлек алып баруы бигрәк әһәмиятле. Моны тормышка ашыру максатыннан яңа төр эшчәнлек формаларын әти-әниләргә тәкъдим итәбез: күргәзмәләр, бергә оештырган спорт бәйрәмнәре. “Ачык ишекләр көннәре”, әти-әниләр белән балаларның бергә ясаган иҗади эшләр күргәзмәләре. Өлкәннәр белән балаларның бердәм эшләве, аларның дусларча тыгыз элемтәдә булуы, алар арасында уртак кызыксыну булу – балада эмоциональ комфорт тудыра.

Әти-әниләрнең балалар бакчасында көнлек режим, туклану, сәламәтләндерү, белем бирү, күңел ачу эшчәнлекләре, баланың бакчадагы яшәү шартлары, аларның бакчага карата мөнәсәбәте, педагогларның һөнәри осталыклары хакында булган фикерләрен өйрәнгәннән соң түбәндәгеләр ачыкланды: әти-әниләр бакча коллективына. Аның җитәкчелегенә ышаныч белдерәләр һәм гомумән алганда балалар бакчасының эшчәнлегеннән бик кәнәгать.

 Күпчелек әти-әниләр эш нәтиҗәләре белән кызыксыналар, ләкин гаилә белән бакча арасындагы бердәм эшчәнлекнең әһәмиятен тулысынча  аңлап җиткермиләр, шуның өчен дә белем бирү процессына тиешенчә катнашып, кереп китә алмыйлар. Шулай итеп, балаларга белем бирүдә бердәм тырышлыкның көчен аңлап уңай нәтиҗәләргә ирешергә теләүче әти-әниләр белән җитәрлек дәрәҗәдә кызыксынмаган, белем бирү өлкәсенең асылына төшенеп җитмәгән әти-әниләр арасында күпмедер каршылыклар килеп чыга. Бу проблема чишүне балалар бакчасында, гаиләләрдә заманча таләпләргә туры килгән традицион булмаган эш ысулларын кулланып, аларга таянып, дәвамлы рәвештә хәл итәчәкбез. Ә моның өчен тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре белән  партнерлык мөнәсәбәтне үстерүне үз югарылыгына җиткерергә  кирәк.

Башка оешмалар белән элемтә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шәһәребездәге 8нче  мәктәп, музей, балалар китапханәсе белән тыгыз элемтәдә тора. Шулай ук район үзәгенең культура-агарту үзәкләре белән дә бердәм эшләр алып бара. Алар белән хезмәттәшлек итү  мәктәпкәчә мәгариф системасына куелган яңа таләпләрдә уңышлы ориентлашырга, үзенең эшчәнлеген психология һәм педагогика өлкәсендәге казанышларны һәм социум таләпләрен искә алып,   вакытында коррекцияләргә мөмкинлек бирә. Шәһәр мәдәният үзәгендә, сәнгать мәктәбендә үткәрелгән чараларда катнашу балаларның эмоциональ һәм эстэтик кичерешләрен баета. 

 

 

Навигатор по сайту