• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Азнакаевский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Чалпы» Азнакаевского муниципального района РТ/ ТР Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Чалпы авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Чалпы» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423324, Республика Татарстан, Азнакаевский район, с. Чалпы, ул. Центральная, д. 32
Телефон: +7(855)-923-55-21
E-Mail: Sclp.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ с.Чалпы" Азнакавеского муниципального района РТ
Руководитель: Ибрагимова Гульфия Гатуфовна
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 61 учащихся; "Детский сад "Чулпан" с.Чалпы"- 8 воспитанников; "Детский сад "Аккош" с.Татарский Шуган"- 2 воспитанника.
У нас учат: 15 педагогов, библиотекарь, педагог-организатор, 3 воспитателя

Новости

С Днем Защитника Отечества!

Опубликовано: 22.02.2025

Бүген Чалпы урта мәктәбендә бик матур итеп оештырылган Ватанны саклаучылар көне уңаеннан традицион, укучыларыбызның иң яраткан, көтеп алган Хәрби җыр һәм строевая подготовка смотры узды.
Бәйрәмебезнең кунаклары – хөрмәтле әфганчы-ветераннарыбыз Зигангиров Рафыйк, ТатШуган авылыннан Сәйфүллин Рәис, Латыпов Илһам чараны тагын да күңеллерәк, эчтәлеклерәк иттеләр. Үзләренең чыгышларында алар авыр хәрби хезмәт юллары турында әйтеп киттеләр, укучыларны тырышып укырга, киләчәк тормышка бүгеннән үк эзерләнергә, әти-әниләрне, укытучыларны зурларга, спорт белән дус булырга өндәделәр.
Бәйрәм чарасы актовый зал сәхнәсендә бик матур концерт белән башланып китте. Укучылар тырышып эзерләгән концерт программасын килгән кунакларга, укытучыларына һәм иптәшләренә тәкъдим иттеләр.
Укучыларның көтеп алган, теләп, тырышып эзерләнгән смотр боевой подготовки – хәрби әзерлек бәйгесе бик матур булды. Һәр сыйныф зур оешканлык күрсәтеп, бик матур хәрби киемнәр табып киенгән иде. Командирларның көчле тавыш белән команда бирүләре, сыйныфташларның иңгә-иң терәп тигез итеп шул командаларны башкарулары һәрберебезнең күңелендә дулкынландыргыч хисләр уятты. Укытучылар үз сыйныфлары өчен җан атып, узыша-узыша кесә телефоннарына төшереп тордылар.
???? Тырышлыкка карап Мактау кәгазьләре дә өлгерде. Жюрида кадерле кунакларыбыз – хәрби ветераннарыбыз булды. Урыннарны гадел һәм бик дөрес итеп билгеләделәр.
Ә иң кызыклы өлеше азактан булды. Авылыбыз мәктәбендә белем алучы малайлар "Ягез әле, егетләр!" хәрби-спорт уенында чын-чынлап көчләрен сынадылар. Ярышны әзерләгән физкультура укытучысы Рүзәл Равил улы Гимаев малайларны ике командага бүлеп кызыклы эстафета, отжимание, автомат җыю, һәм башка төрле мавыктыргыч ярышлар уздырды. Җан атучыларның көчле алкышлары астында бәйге сизелмиче дә узып китте. Бәйрәмне егетләр кызлар командасы белән волейбол уйнап тамамладылар. Егетләр командасы көчлерәк булды бу юлы.
Шушындый күңелле дә, бик кирәкле дә тәрбияви чаралар балалар күңелендә гомер буена сакланыр. Оештыручы мәктәп дирекциясе һәм эзерләгән укытучыларга, актив катнашкан барлык укучыларга бик зур рәхмәт! 



К списку новостей