Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Чубар Абдуллово» Азнакаевского района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | село Чубар-Абдуллово, Азнакаевского района РТ, ул. Советская, д. 60 / Азнакай р-ны, Чубар -Абдул авылы, Совет урамы, 60 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-923-87-32 |
| E-Mail: | Scab.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Чубар-Абдуллово" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Латыпов Ильдус Завдатович |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 38 учеников/ 38 укучы Чубар-Абдул балалар бакчасында - 1 тәрбияләнүче,Буралы балалар бакчасында -3 тәрбияләнүче. |
| У нас учат: | 14 учителей/ 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Чубар Абдуллово» Азнакаевского района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Бакчабыз - гөлбакча.Наш сад-цветник.. 02.06.2023

Бакчабызда төрледән төрле чәчәкләр утырттык, чүпләрне утадык. бердәмлектә көч!В нашем саду мы посадили много разных цветов, очистили территорию школы от сорняков. Сила - в единстве!
#мбоусошсчубарабдуллово
#азнакаевскийрайон
#воспитаниеазнакаево
#aznakaevouo
#образованиеТатарстан
#vospitaniert
#годПедагогаНаставника
#годнациональныхкультуритрадиций -
"Азнакай Сандугачы-2023"."Неопалимая Купина конкурсы. 01.06.2023

Махмутов Салават , Валиева Әдилә "Азнакай Сандугачы-2023" фестиваль конкурсында катнашып призлы урыннар алдылар. Хаертдинова Алия "Неопалимая Купина конкурсыгнда 1 урынны алды.
#мбоусошсчубарабдуллово
#азнакаевскийрайон
#воспитаниеазнакаево
#aznakaevouo
#образованиеТатарстан
#vospitaniert
#годПедагогаНаставника
#годнациональныхкультуритрадиций -
Бүген "Дуслык" исемендәге мәктәп яны лагеры ачылды 01.06.2023

Бүген "Дуслык" исемендәге мәктәп яны лагеры ачылды. Отряд исеме "Мандаринки"
#мбоусошсчубарабдуллово
#азнакаевскийрайон
#воспитаниеазнакаево
#aznakaevouo
#образованиеТатарстан
#vospitaniert
#годПедагогаНаставника
#годнациональныхкультуритрадиций
#каникулы2023 -
Соңгы кыңгырау-2023 23.05.2023

Бүген мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" тантанасы узды. Бәйрәмдә укучылар, мәктәп коллективы, лаеклы ялда булган ветеран укытучылар, Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Мустакимов Хәлил Салих улы,Чубар-абдул авылы җирлеге хакимият башлыгы Фатхетдинов Нияз Әзһәт улы,”Тукай” исемендәге авыл хуҗалыгы җитәкчесе Гаптеләхәт Гатуф улы, әти-әниләр, әби-бабайлар катнашты.
-
Торжественная церемония вручения районной премии "Чулпан 2023" одаренным учащимся. Сәләтле укучыларга "Чулпан 2023" район премиясен тапшыру тантанасы. 19.05.2023

Торжественная церемония вручения районной премии "Чулпан 2023" одаренным учащимся. Сәләтле укучыларга "Чулпан 2023" район премиясен тапшыру тантанасы.
Безнең Азнакай районында сәләтле балаларны үстерүгә игътибар зурдан. Районыбызда “Чулпан” конкурсы сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү максатларында уздырыла. Быел әлеге премиягә 17 номинация буенча укуда, спортта, сәнгатьтә, иҗтимагый юнәлештә актив 51 укучы һәм отрядлар ия булды. Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Ситдиков Рүзәл “Авылның киләчәге” номинациясендә дипломант булды. Котлыйбыз!!! Киләчәктә дә уңышларга ирешергә язсын.
#мбоусошсчубарабдуллово
#азнакаевскийрайон
#воспитаниеазнакаево
#aznakaevouo
#образованиеТатарстан
#vospitaniert
#годПедагогаНаставника
#УкытучыларҺәмОстазларЕлы
#годнациональныхкультуритрадиций
#МиллиМәдәниятләрҺәмГорефГадәтләрЕлы -
День пионерии на природе. Табигатьтә пионер сабантуе. 18.05.2023

День пионерии на природе. Табигатьтә пионер сабантуе.
Бүген 18 май көнне мәктәбебездә Пионер туган көненә багышланган, укучылар Сабантуе үтте. Укучылар бәйрәмен зур Сабантуйларның кече туганы дисәк тә була. Сабантуйда капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү , күз бәйләп әйбер кисү, чүлмәк вату,аркан тартышу,таяк көрәштерү һәм башка күнелле уеннар оештырылды. Һәр уенннан соң җиңүчеләр билгеләнеп бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында укучылар үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән сыйландылар.
#азнакаевскийрайон
#воспитаниеазнакаево
#aznakaevouo
#образованиеТатарстан
#vospitaniert
#годПедагогаНаставника
#УкытучыларҺәмОстазларЕлы
#годнациональныхкультуритрадиций
#МиллиМәдәниятләрҺәмГорефГадәтләрЕлы
#мбоусошсчубарабдуллово -
2022-2023 нче уку елына йомгак ясыйбыз. Әти-әниләр җыелышы. Подводим итоги 2022-2023 учебного года. Родительское собрание. 18.05.2023

2022-2023 нче уку елына йомгак ясыйбыз. Әти-әниләр җыелышы. Подводим итоги 2022-2023 учебного года. Родительское собрание.
18 майда Чубар- Абдул авылы гомуми урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы бик тә матур "Мәктәп һәм гаилә" темасы буенча уздырылды. Мәктәп тарафыннан районнан "Гармония" психологик -педагогик хезмәте җитәкчесе Ахбаров Азат Фәнис улы чакырылган иде. Билгеләнгән вакытка ата-аналар да җыелдылар.
Җыелышны мәктәп директоры-Латыйпов Ильдус Җәүдәт улы ачып жибәрде. Укучыларыбызның озын ялга чыгулары, иминлек кагыйдәләрен үтәүләрен, ата-аналарның зур җаваплы булуларын искәртте. Балаларыбызның исән-имин сөенеп мәктәпкә килүләрен теләде.
Мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Ситдикова Зөлфия Роберт кызы "урып- жыю эшләре" башлануын, һәр ата-ананың балаларга карата унай, дустанә мөнәсәбәттә булуына өндәде.
Килгән кунагыбыз Азат Фәнис улы ата-аналарга "Укучыларга яхшы укуда ата-ананың ярдәме" темасына доклад укып, 9-11 сыйныф укучыларына карата гаиләнең мөнәсәбәте нинди дәрәжәдә булырга тиешлеге, балаларга дустанә дәрәҗәдә иҗтиһат күрсәтелергә тиешлеге хакында аңлатты, психологик киңәшләр бирде.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фатхетдинова Альбина Фирдавис кызы мәктәбебездә эшләп килгән һәр түгәрәк эшчәнлеген яктырткан презентация нигезендә еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Ата-аналарны укучыларыбызның, укытучыларыбызның уңыш-нәтиҗәләре белән таныштырды. Үткәрелгән чаралардагы җанлы чыгышлар аша ата-аналар укучылар һәм укытучылар эшчәнлеген күрделәр, үзләренчә бәяләп утырдылар, уңай фикерләрен әйттеләр.
Җәйге ял чорында куркынычсызлык кагыйдәләре, республикада соңгы 4 айда булган юл-транспорт халәкәтләре хакында статистика күрсәтеп, сөйләп, ата-аналарга киңәшләр бирде. Җыелыш ахырында ата-аналар Ахбаров А.Ф. үз сорауларын индивидуаль биреп, аның киңәшләрен алдылар.
Гомумән әйткәндә, җанлы, уңышлы, дустанә атмосферада уздырылган бу ата- аналар җыелышыннан һәркем үзенә зур мәгълүмат, тәэсирләр белән таралды.7 нче сыйныф укучылары Фахразиева Наилә Рәис кызы җитәкчелегендә оештырылган "В мире английских сказок" түгәрәгендә әзерләнгән Александр Дюманың "Робин Гуд" әсәреннән өзек тә күрсәттеләр..
#мбоусошсчубарабдуллово
#азнакаевскийрайон
#воспитаниеазнакаево
#aznakaevouo
#образованиеТатарстан
#vospitaniert
#годПедагогаНаставника
#УкытучыларҺәмОстазларЕлы
#годнациональныхкультуритрадиций
#МиллиМәдәниятләрҺәмГорефГадәтләрЕлы -
Бер очрашу үзе бер гомер. 16.05.2023

Бүген Мәндәй авылы мәдәният йортында бу авылда туган Багбостан Мөэминованың тууына 139 ел туу уңаеннан түгәрәк өстәл үткәрелде. Бәйрәмгә килүче Марсель абый Гарипов, Резеда апа Шәрипова аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр, Буралы авылыннан кунагыбыз Вәсимә Сәхибҗан кызы "Укытучы-озтаз елы" уңаеннан бик матур шигырь сөйләде. Бәйрәм Насых хәзрәтнең вәгазе белән тәмамланды . Оештыручыларга рәхмәт!
-
"Туган ягым- илһам чыганагы". 16.05.2023

Бүген Чалпы гомуми урта белем бирү мәктәбендә "Туган ягым- илһам чыганагы" дип исемләнгән шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашу бәйрәме булды. Очрашуга шагыйрь Данис Хайруллин һәм аның тормыш иптәше, туган тел һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Лотфулловналар килгән иде. Бәйрәм җыр-биюләр белән башланып китте, аннары инде эш секцияләрдә дәвам итте. Мәктәп укучылары якташ язучыларыбызның иҗатын өйрәнеп проектлар якладылар, үзләре иҗат иткән шигырь, туган як күренешләреннән фото, рәсем, видео конкурсыларында катнаштылар.Оештыручы Чалпы урта мәктәбе коллективына шундый очрашу оештырганнары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.Бу очрашулар киләчәктә дә дәвамлы булсын.
#мбоусошсчалпы
#азнакаевскийрайон
#мбоусошсчубарабдуллово
#воспитаниеазнакаево
#aznakaevouo
#образованиеТатарстан
#vospitaniert
#годПедагогаНаставника
#УкытучыларҺәмОстазларЕлы
#точкаростаАзнакаево
#годнациональныхкультуритрадиций
#МиллиМәдәниятләрҺәмГорефГадәтләрЕлы
-
Разговоры о важном. День детских общественных объединений.Мөһим сөйләшүләр.Балалар берләшмәсе көне. 15.05.2023

Разговоры о важном 15 мая 2023 год тема классного часа в 1,3 классе "День детских общественных объединений" . Мөһим сөйләшүләр.Балалар берләшмәсе көне.















