Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Азнакай шәhәре гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан, Азнакаевский муниципальный район, г. Азнакаево, ул. Ленина, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-927-01-62 |
| E-Mail: | G.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Рахманов Альберт Магалимович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 488 |
| У нас учат: | 42 |
Новости гимназии
Халыкара туган тел көне
Опубликовано: 24.02.201516нчы февральдән 21нче февральгә кадәр гимназиябездә Халыкара туган тел көненә багышланган күптөрле чаралар уздырылды. Һәрбер класста халыкара туган тел көненә багышлап тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар тарафыннан инглиз, татар, рус телләрендә стена газеталары чыгарылды. 7-8нче класс укучылары катнашында “Тел-халыкның хәзинәсе” дип аталган түгәрәк өстәл артында узган сөйләшү шулай ук укучылар күңелендә тирән эз калдырды. Укучылар татар теле, аның сафлыгы, аны саклау һәм куллану турында булган фикерләре белән уртаклаштылар. Китапханәче Сөмбел Атласовна аларны билгеле шәхесләрнең тел турында әйткән канатлы сүзләре белән дә таныштырды. Сөйләшү бик нәтиҗәле һәм файдалы булды.
5 Б сыйныфында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Х. Семенова тарафыннан әзерләнгән “Тел рухи байлыгыбыз” исемле ачык дәрес тә телнең бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешенең күп гасырлык иҗат җимеше икәнлеген дәлилләде. Дәрестә укучылар тел турында булган мәкальләрне, шигырьләрне, җырларны искә алдылар. Укучылар арасында иң аерылып торганнары да булды, болар түбәндәгеләр: Адель, Диана, Зарина, Миләүшә, Ләйсән, Алсу...
К списку новостей







