Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Азнакай шәhәре гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан, Азнакаевский муниципальный район, г. Азнакаево, ул. Ленина, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-927-01-62 |
| E-Mail: | G.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Рахманов Альберт Магалимович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 488 |
| У нас учат: | 42 |
Новости гимназии
Алар даны мәңгелек!
Опубликовано: 18.02.2015Якташларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларга дан һәм мәдһия җырлар өчен, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен, Азнакай шәһәре гимназиясендә 17 февраль көнне ветераннар катнашында класстан тыш чара булып узды. Кичәдә Ватанны явыз илбасарлардан саклаган солдатлар:
- Бөек Ватан сугышы ветераны, Курск дугасы сугышында , Орел, Белгород шәһәрләрен азат итүдә катнашучы ветераныбыз Сайфуллин Самигулла Заһидулла улы;
- Бөек Ватан сугышы ветераны , Япон сугышында катнашучы Гилязетдинов Мират Гилязетдин улы
- Ветераннар Советы рәисе, балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән, гимназиядә озак еллар тарих укыткан мәгариф ветераны Исламов Альберт Афзал улы катнаштылар.
Ветераннар үзләренең сугыш елларында күргәннәре, бик авыр тормыш юлы кичергәннәре турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Укучылар класстан тыш чарада әзләренең матур шигырьләрен, җыр- биюләрен күрсәттеләр, ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.Кешенең матурлыгы үз Ватанын яратуда, аны һәр минутта сакларга әзер булуда чагыла. Ватанны ярату – аның уңышлары белән горурлану, үз халкыңа файдалы булу, аңа яхшы яшәргә комачаулаучы барлык нәрсә белән көрәшү дигән сүз.Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без – тынычлык яклы!
К списку новостей







